Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Шәйморза авылында яшәүче Хафаза әби Алиевага 90 яшь тулды

Иске Шәйморза авылында туып, шунда бар гомерен багышлаган Хафаза әби Алиевага 90 яшь тулды. Аны бу истәлекле бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров килделәр. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Хафаза әби - сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле. Сугыштан имгәнеп кайткан II төркем инвалиды Зәкәрия белән 1946 елда тормыш корып, алты балага гомер бүләк итәләр, һәрберсен кешелекле, эш сөючән итеп тәрбиялиләр. Әмма ике игезәк нарасые, кызганычка каршы, гомерле булмый. Берсе җиде, икенчесе нибары сигез көн генә яшәп калалар. Бүген янәшәсендә исә дүрт баласы-ике улы: Рәфикъ, Ринат һәм ике кызы: Сания һәм Фәния гомер кичерәләр. Төпчек улы һәм килене Гүзәл белән бер нигездә көн итә Хафаза әби. Балаларның шулай янәшәдә булуын, беркая да китмәүләрен яшьтән үк хәл итеп куя ул.

-Аллага шөкер, туган үскән җиребездә үзебез дә, балаларым да хезмәт иттеләр, эштән курыкмадылар, мин үзем дә тик тормадым, һәрвакыт шөгылем булды,-ди ул.

Хафаза әбинең чаялыгы, уңганлыгы бүген дә һәр хәрәкәтеннән, сөйләменнән күренеп тора. Ун бала арасында тәрбияләнеп үскән бала буларак, олылар белән эшкә бик иртә керешә ул. Сугыш елларында 14 яшеннән аңа үтә дә җаваплы хезмәтне-атлар карауны йөклиләр. Никадәр авыр булса да, сиздерми, малкайлары белән уртак тел табып, хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Атлары да үч иткәндәй диярсең, башка кешегә буйсынмыйлар, бары аны гына үз итеп, кушканын үтиләр.

Ел саен уза торган Сабантуй бәйрәме авылда атлар чабышыннан башка узмый. Әлеге ярышка алмачуарларны әзерләү бурычы да Хафаза әби өстендә була.

-Әй, ул вакыттагы күңелләрнең җилкенгәен күрсәгез, үзем тәрбияләгән малкаем өчен килеп җиткәнче борчылып тора идем. Ни гаҗәп, һәр елны диярлек, мин чабышка әзерләгән атлар беренчеләрдән булып киләләр иде,-дип искә ала ул елларны ул.

Тыныч тормышта Зәкәриясе белән колхозда хезмәт куялар. Тормыш иптәше хисапчы булса, үзе колхоз кырларыннан, бакчадан (ул елларда күпләп кәбестә, тәмәке, чөгендер үстерәләр) кайтып керми. "Бер кешегә 190 төп алмагачның төбен йомшарту, аңа су сибү бурычы йөклиләр иде, шуның бер төбе өчен 2 сум язалар иде", ди. Үзе эшкә чыгып йөгергәндә өйне, балаларны кайнанасы алып кала. Төп йортка килен булып төшкән көннән бирле алар бергә дус-тату гомер итәләр, 94 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчә ул.

-Бүгенге тормыш бик рәхәт, шулай да үткәннәр сагындыра. Рәхәтләнеп эшләр идем әле, эшсез торуны сөймим,- ди Хафаза әби.

Бу бәйрәмен ул балалары, якыннары янәшәсендә, аларның хөрмәтен тойган хәлдә каршы алды. Ак яулыклы, йөзеннән якты нур бөркелгән Хафаза әби ил-көнгә тынычлык, барчабызга бәхет теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь