Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Исемнәрен алар тарих сәхифәләренә каннары белән яздылар

Еллар үтә. Еллар үткән саен тарих яңа яктан барлана. Баштан кичкәннәрне кайберәүләр хата буларак күрсәтергә тырыша, хәтта. Әмма, ил азат булсын дип яуга күтәрелгәннәрнең хакын хакларга, без, шушы илнең гражданнары, бурычлыбыз, дип саныйм.

1925 елда туган Сәгыйть абый Бикчуров районда, республикада абруйлы кеше-Бөек Ватан сугышы ветераны. Днепр, Днестр, Дунай елгаларын кичүдә, Будапешт һәм Вена шәһәрләрен азат итүдә катнашкан, дүрт тапкыр яраланган. Сугыштан соң Буденный районында комсомол райкомының беренче секретаре, ВКП (б) райокомының бүлек мөдире булган.

XXII партсъезд исемендәге колхозның баш бухгалтеры буларак, хуҗалыкның икътисадын ныгытуга үзеннән зур өлеш керткән. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнашкан ул. Лаеклы ялга чыккач, җиде ел "Җир һәм кешеләр" музеен да җитәкләде. Шул елларда сугыш каһарманнарының исемнәрен да барлап, "Хәтер" китабын булдыруда башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Бу китап әле дә кешеләргә хезмәт итә.

2009 елда Казанда "Идел-Пресс" нәшриятендә "Шәйморза" дип аталган шактый зур күләмле (1230 бит) авыл тарихы басылып чыкты. Биредә, әле беркая да басылмаган бик күп тарихи мәгълүматлар белән бергә, авылның бүгенге көненә дә зур игътибар бирелгән. Бу коллектив хезмәтнең төп авторларының берсе - Сәгыйть абый Бикчуров.

Инде моның белән генә чикләнмичә, Сәгыйть абый соңгы елларда "Шәйморза мәчетләре тарихын" язды. Искитмәле хәл, 2015 елда җыйнак кына 80 битле китап дөнья күрде. Мин бу китапны сугыш һәм хезмәт ветераны Сәгыйть абый Бикчуровның чираттагы батырлыгы дип бәялим. Инде аның 91 нче яшь белән барганлыгын искә алсак, аңа саваплы эшләре өчен зур рәхмәт әйтеп, Ходай биргән аң-белемнәрен файдаланып, озын гомер һәм күңел тынычылыгы телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү 71 ел