Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Исемедәй җисеме

Иске Чүпрәле авылындагы Роза һәм Чулпан Шәрәфетдиновлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр.

Әлеге гаилә 5 балага гомер биреп, үзара аңлашып, дус, тату булып яши. Роза апа һәм Чулпан абый үзләре дә күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнеп үсәләр. Бу гаиләдә булган җылы мөнәсәбәтләр, аларның ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәтләүләрен аңлатып тора.

Әлбәттә, гаиләдә иң кадерле зат-әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен-үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне, әйбәтлекне тагы кемдә күрә алабыз? Мин дә әлеге гаиләнең күркәм кешесе Роза апа хакында тулырак язасым килә. Ул "Ана даны" медале белән бүләкләнгән шәхес.

Роза апа гомере буе пешекче булып эшли. Әлеге хезмәтенә башлангычны ул яшьли колхоз ашханәсендә ала. Аннан калган еллары балалар бакчасында үтә. Аның тәмле боткаларын, ашларын ничәмә-ничә буын ашап үсте икән, хәер, санап бетереп тә булмас иде. Алай гына да түгел, Роза апаның аш-суыннан, камыр ризыкларыннан башка тирә-күршеләренең, таныш-белешләренең бер генә бәйрәме дә узмый. Аның язмышына өлкән буын якыннарын: кайнанасын, Чулпан абыйның урын өстендә яткан апасын, абыйсын тәрбияләп соңгы юлга озату кебек бурычлар да төшкән. 47 яшендә вафат булган әниләреннән яшьли ятим калган сеңелләрен дә үстерә ул.

-Яңа "апа" дип телләре ачылган бертуганнарыма ияреп кызларым да миңа бервакыт "апа" дия башладылар,-ди Роза апа шаяртып.

"Күмәк көч таулар күчерә" диләр. Әлеге гаилә кайчан карасаң да, балалары, оныклары белән бергә җыелып барлык эшләрне башкара. Гомумән, аларда һәрчак өй тулы кеше булыр. Балаларыннан уллары гына шәһәрдә, яннарында Гөлфиясе, тагын ике кызы Лилия һәм Румия Роза апаның авызыннан бер сүзе чыгуга шунда ук килеп җитәләр. Балалары да әниләренең тормыш тәҗрибәсен алып, игелекле уллар-кызлар үстерәләр. Җәмгысе бүген оныклар 10ау.

Менә шундый әни ул Роза апа. Матур гөлчәчәгенә тиңләп әти-әнисе тарафыннан кушылган исемне җисеменә туры китереп, гомер үрләреннән атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр