Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ир-егетнең була шундыйлары

Чүпрәле халкының олысы-кечесенә, шулай ук Татарстан Республикасының эшлекле даирәсенә таныш булган, озак еллар Чүпрәле районында җитәкче буларак хезмәт куйган, "Фидакарь хезмәт өчен" дигән медаль иясе Шәүкәт Әхмәтсафа улы Алиулловка шушы көннәрдә 60 яшь тула.

Район Советы башкарма комитеты җитәкчесен газета укучылары исеменнән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп калабыз. Олуг бәйрәме алдыннан без Шәүкәт Әхмәтсафа улына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

-Шәүкәт Әхмәтсафинович, Олыгайганда балачак, яшьлек хатирәләре яңара диләр, Сез ул чорларны искә төшерәсезме?

-Балачак, бер өстәл артында түгәрәкләшеп утырулар, әти-әниләрнең исән чагы-болар, билгеле инде, һәркем күңелендә саклана торган мизгелләр, дип уйлыйм. Башкаларныкыннан әлләни аермасы юк иде инде ул балачакның. Миннән соң дөньяга килгән өч кыз туганым белән, иң өлкәннәре буларак, "командовать" иткәнемне еш искә алам. Әмма ул да ярдәмләшү рухында иде-алар мине "сәләскә"дә тартсалар, мин аларның көчләре җитмәгән эшләрне эшли идем.

Авыл баласы булгач, үзеңне белә башлаганнан алып эш белән мәшгуль булуны хәтердә яңарту мөмкин. Әтине, мәсәлән, бигрәк тә яз-җәй айларында өйдә сирәк күрә идек. Иртә таңнан эшкә китә, кич караңгыда гына кайта торган иде. Дөрес, төшке ашка кайткан вакытларында атны тугару, утлату, су эчертү-минем вазыйфа иде. Сәгать икенче унбиш минутка атның җигелгән булырга тиешлеге дә хәтергә уелып калган.

-Сез чын ир-егетләр сыйфатына ия булган шәхес. Холык-табигатегездәге таләпчәнлек, җаваплылык сыйфатларының җеп очы әтиегезгә барып тоташа, димәк. Әниегез Гөлсирә апаның гамәлләре һәм тәрбиясе дә бу сыйфатларның формалашуына йогынты ясадымы? Яисә Сез, мин үземне-үзем "үстердем", дип саныйсызмы?

-"Адәм баласы бишектән алып ләхеткә кадәр өйрәнергә, белем алырга тиеш", диләр. Кичкән көннән, узган вакыйгадан ниндидер мәгънә эзләргә тырышсам да, холык-фигылемдәге сыйфатларда әти-әнинең йогынтысы булгандыр, дип саныйм. Вакытында юнәлеш, киңәш бирә белделәр. Гади кешеләр, ачык кешеләр иде, безнең йорттан киңәшкә-табышка дип килгән кеше өзелмәде. Әнием бүген дә исән, Аллага шөкер, әти белән гомер иткән нигезенә тугры калып, авылда гомер кичерә.

-...белем алырга тиеш",-дидегез. Инде үзегез белем, алган университетлар, шулай ук "тормыш университетлары" турында да сөйләсәгез иде. Сез яшьлегегездә төзүче булу турында хыяллангансыз. Әмма кулыгызда физика-математика укытучысы дипломы. Һәм яшьтәшләрегез Сезнең бар фәннәрне дә бик яхшы үзләштерүегез, хәтта Казанда үткәрелә торган фән олимпиадаларында да катнашып йөрүегез турында сөйлиләр.

-Әйе, иң беренче самолётка утыруым да шул олимпиадалар белән бәйле. Кая инде авыл баласына ул елларда самолёт турында хыяллану?! Ә Чүпрәле баласын шулай "очыртып" алып барган иделәр. Юл юк, булса да әйләнеч иде, чөнки.

Урта белем алганнан соң, дөрес, документларымны Казанның төзүчеләр әзерли торган институтына илтеп тапшырган идем. Беренче имтихан-математика. Авыл малаеның әлеге фән буенча хезмәтенең "биш"легә бәяләнгәнен күргәч шәһәр малайлары да гаҗәпләнеп, килеп котлаганнар иде. Ләкин ашыгыбрак котлаган булып чыкты шул, рус телен белмәү "тез астына китереп сукты". "Һичьюгы тел өйрәнерсең", дип, әти Ульяновск шәһәрендәге автозаводка юллаган иде. Анда шундый бер цехка барып эләктем ки, гел хатын-кызлар гына. Һәм телнең дә "кәттәсен" өйрәнәчәгемне аңлагач, башка заводка күчтем. Үкенмим, эшчеләр арасында кайнавым, ул мохитта яшәвем, чынлап та "тормыш мәктәбе" булды. Икенче елны исә бер проблемасыз Педагогия институтының физика-математика факультеты студенты булдым. Ни өчен нәкъ менә шушы факультет-аның да үз сере бар. Әмма, шуны гына әйтәсем килә, бу тормышта бернәрсә дә очраклы түгел. Әлеге институтта, бу юнәлештә белем алуым хезмәт юлымда, тормышымда бик ярап куйды.

-Шәүкәт Әхмәтсафинович, зурчынлылар да Сезне "үзкеше" итеп күрә...

-Хезмәт юлымны Зур Чынлы урта мәктәбендә башлаганга күрәдер. Мәктәп - яңа, хезмәт коллективының да күпчелеге яшьләрдән тора иде. 6 ел эшләдем анда, шуның өч елын мәктәп директоры буларак. Комсомол райкомының беренче секретаре вазифасын йөкләмәсәләр тагын да эшләгән булыр идем. Авыл кешеләрен дә, балаларны, коллективны да үз итеп өлгергән идем. Әмма ул елларда "партия кушуы", "комсомол чакыруы" дигән төшенчәләр дә бар иде.

-Әйе, өлкәнрәкләрнең язмышларында андый "мәктәпләр" дә бар шул. Шул ук вакытта, район тарихына 90нчы еллар мәктәп төзелешләре белән дә кереп калган. Ә бу Сез район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә алынган чор.

-Мәктәпләрне республика төзетте. Без бары тик эш башында тордык. Әмма кулдан килгәнне эшләргә тырыштык, сүз дә юк. Мәктәпнең стенасы өелсә, аның тирә-юне, эче дә бар бит әле, дигәндәй. Унөч ел эчендә ундүрт мәктәп төзелгән иде районда. Шланга авылындагысын ачуыбыз бик тә истә. Подрядчик кара көздә төзеп бетерде. Мәктәпне ачу тантанасына республика Президентын көтәбез. Яңгырлы көз. Бу шартларда тирә- юнен төзекләндерә алмыйм дип, подрядчик китеп барды. Хәтерләсәгез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы нигезендә республиканың Әлмәт, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килеп төзегәннәр иде дүрт мәктәпне. Подрядчик киткәч эш үзебезгә калды, мәктәп территориясенә кеше аяк басарлык түгел иде. Йөзләрчә машина туфрак китертеп шуны мәгариф системасы хезмәткәрләре белән берлектә, кул белән туздырган, тигезләгән идек. Тантанага килгән подрядчик моны күреп хәйран калды.

Үткән елларны, юлларны барлаганда андый мисалларны күп китерергә була. Әйтергә теләгәнем, безнең халыкка таянып та, аңлашып эшләп тә була. Мин моны, шулай ук, бүгенге-башкарма комитеты җитәкчесе күзлегеннән дә чыгып, дәлилли алам. Алдарак, тормышта очраклылыклар булмый, дигән идем. Төзүче булу хыялым тормышка ашмаса да, районның төзүчелек тармагы белән шөгыльләнергә туры килә. Һәм физика-математика фәннәрен, сызымнарны тирәнтен үзләштерүем бу өлкәдә күп нәрсәләргә төшенергә, кирәк вакытта кискен карарлар да кабул итәргә ярдәм итә.

Республикада беренчеләрдән булып күпкатлы йортлардагы фатирларга газ мичләре урнаштырдык без. Ул йортларда яшәүчеләр моннан отты гына. Бу эшкә шикләнеп караучылар да, эшкә "таяк тыгарга" маташучылар да булды, әлбәттә.

Утын кисү-ярудан котылды авыл халкы. Юллар барлыкка килде. Якын араларда су кертүне тәмамлаячакбыз. Районны канализация челтәре белән тәэмин итү буенча да эш алып барабыз. Замананың рәхәтлекләре бит инде болар, Чүпрәле кешесе ник аннан файдаланмаска тиеш, дигәнне бурыч итеп куеп, хезмәт итәбез шулай.

-Кеше үзен тулы бәхетле итеп тойсын өчен, аның гаиләсе, хезмәтеннән тыш яраткан шөгыле булу да шарт. Бу турыда ни әйтер идегез, гомумән, тормыштан канәгатьме Сез?

-Тормыш иптәшем Фир-дәвес белән бер-беребезне аңлашып яшибез. Ике бала-Нәфис белән Ильнараны үстердек. Оныкларыбыз бар. Шушы көннәрдә генә гаиләбез тагын да тулыланды-кызыбыз Ильнараның никахы булды. (Ильнара Америкада яши һәм эшли. Үзенә тиң ярны да Америка татарлары арасыннан тапкан. Шушы илдә татар Сабантуенда танышканнар. Р.Җ.)

Тормышның җитешмәгән яклары күп инде аның. Әмма бервакытта да байлык артыннан кумадым. Шәһәр тормышына кызыкмадым. Үз илемдә, үз җиремдә ямь табып яшим. Бакчада эшләргә яратам. Балачак шаукымыдыр инде, сука башыннан тотып бәрәңге сызарга яратам. Әмма вакыт тими. Кеше алдамаска, рәнҗетмәскә тырышам. Ышанычлы, сыналган дусларым бар. Туганнарым белән аралашып яшим. Үзеңне бәхетле хис итү һәм тормыштан канәгать булу өчен шулар җитә дип уйлыйм.

Шушы урында чордашлары, хезмәттәшләренең дә Шәүкәт Әхмәтсафа улы турындагы кыскача тасвирламаларын китерәсе килә.

Александр Шадриков, район башлыгы:

-Эшчәнлегемне Шәүкәт Әхмәтсафинович кул астында башлаган идем. Ышанып әйтә алам, аның кебек район өчен янып-көйгәннәр, шунда яшәүчеләргә әйбәт булсын дип тырышканнар, күп түгел. Районны газлаштыру, суүткәргечләр үткәрү, торак-коммуналь хуҗалыгының җайлы эшләве, төрле төзелешләр, төзекләндерүләр - боларның барысы да аның җаваплылыгында башкарыла торган хезмәтләр. Кайберәүләр аның хезмәтен бәяләп җиткермәскә дә мөмкин. Без исә, аның белән бер аяктан атлаучылар, аның үз эшенә, туган ягына фидакарьләрчә бирелгәнен күреп торабыз. Тәҗрибәсе белән уртаклаша белгәне, киңәшләре өчен дә рәхмәт аңа.

Барис Гафуров, "Цильна" җәмгыяте директоры:

-Шулай туры килде ки, яшьлек чорларыбыз, хезмәт елларыбыз янәшәдә, бергә үрелеп барды. Шәүкәт Әхмәтсафа улының аңына, акыллылыгына, дуслыкка тугрылыгына таң калырлык. Озак елларга җитәрлек энергия һәм сәламәтлек бирсен Ходай. Тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, Шәүкәт кебек кешеләр гасырга бер генә туа һәм тарихта эзле була. Уңышлар аңа!

Илһамия Фәйзрахманова, элек елларда мәгариф бүлеге баш бухгалтеры:

-Шәүкәт Әхмәтсафинович җитәкче буларак гади булып кала белә. Бервакытта да башлаган эшен ярты юлда калдырмый, үзеннән элек янындагылар турында кайгырта. Туры сүзле, гадел дә ул. Эшләргә бик җиңел иде аның белән. Төрле министрлыклар кабинетларының ишекләре дә бик җиңел ачыла торган иде, чөнки Шәүкәт Әхмәтсафинович бервакытта да икейөзлеләнми һәм алдый белми торган кеше.

Рәшит Фәтхуллов:

-ВЛКСМ район комитетының бер пленумында Шәүкәт Әхмәтсафиновичны районның меңләгән яшьләрен берләштергән зур оешманың беренче секретаре итеп сайладылар. Бюро составына мин дә сайландым. Утырышлар еш була иде. Җитәкчебез аларның көн тәртибенә берсеннән- берсе мөһим мәсьәләләр куйды. Терлекчеләр һәм механизаторлар арасында эшләүче комсомолларның активлыгын һәм авангардлык ролен күтәрү өчен аеруча күп чаралар эшләнде. Яшьләр коллективларында хезмәт ярышлары оештыру, алдынгы тәҗрибәләр өйрәнү практикага кертелде. Фермаларда һәм бригадаларда комсомол-яшьләр коллективлар оешты. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдә моның йогынтысы һичшиксез, зур булды.

Тәскирә Ибраһимова, Кече Чынлы урта мәктәбе директоры:

-Табигатьнең гөлбакчага, ә иген кырларының сихри бер тынлыкта рәхәт ял итеп, өлгереп килгән икмәген халкыма җиткерим дигән мәлендә Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында, гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган Әхмәтсафа абзый белән Гөлсирә ханым гаиләсендә, беренче ир-бала, нәни сабый аваз сала.

Әхмәтсафа абзый кырларда җирнең төгәллеген күз карашы белән билгели торган хисапчы да, колхоз идарәсендә бухгалтер буларак ничә буын яшьләрне эшкә өйрәтүче остаз да, бригадир да, склад мөдире дә, бер сүз белән әйткәндә, булдыклы кеше була. Ә әни-хуҗабикәнең керосинкасы бервакытта да сүнеп тормый, чөнки балаларының да, Әхмәтсафасының да иң яратып ашый торган таба ашы - кыстыбый бит.

Шәүкәт Әхмәтсафиновичның балачагының иң гүзәл мизгелләренең берсе-яшьлек дусты, К.Тинчурин, Салават җыр театры артисты Харис Төхватуллов (мәрхүм) белән үткәргән еллар була. Харис аның күршесе дә, партадаш дусты да. Алар ике булдыклы егет, бер көнне Попов радиосын тоташтырып, күршеләрне "телефон" аша сөйләштереп-Шәүкәтнең хыялын тормышка ашырса, икенче көнне тукыган ковёрны сәхнә пәрдәсе итеп, Таҗи Гыйззәтнең "Чаткылар" спектаклен сәхнәләштеп, татар милләтенең тел байлыгын Чынлы халкына җиткерүчеләр булалар. Ул елларда һәр йортта 8-9 бала, эштән кайткан ир-атлар, авылның карт-корысы җыелып, бу "сәхнә геройларын" сокланып күзәтә. Һәм бу ике егет үзләренең булачак профессияләренә менә шулай, тормышның төбеннән килеп керә.

Электр чыбыклары, розеткалар белән "эш иткәндә" өйдә күп вакыт утлар сүнсә дә, әти-әни сүз әйтми. Үзе яндыра, үзе төзәтә дә торган физик та, электрик та, төзүче дә булып, әти йортында ук тәҗрибә туплый Шәүкәт. Көзге эшләр беткәч, Кече Чынлының һәр йорты зурлап кунак үткәрә. Әти-әниләре кунакка киткәч, ул өч кыз туганын еш кына шикәр комы яндырып, "куцат" белән сыйлый, аннары ләззәтләнеп кич буе аларга төрле маҗаралар, әкиятләр сөйли.

Укытучы, мәктәп директоры, комсомол райкомының беренче секретаре, район башлыгы урынбасары, башкарма комитет җитәкчесе- болар барысы да Шәүкәт Әхмәтсафа улының эш карьерасындагы басмалар.

Аның һәр эше бүгенгесенең-матур, киләчәгенең өметле икәнлеген күрсәтә торган дәлилләр. Аның кебек ир-егетләрне: "Егылса да, җирне кочаклап егыла торганнардан",-дип сыйфатлыйлар. Чөнки, Шәүкәт Әхмәтсафа улы үз бәхетен туган җирендә тапкан ир асылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр