Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Интеллектуаль бәйге җиңүчеләре

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Туполев исемендәге Казан милли эзләнү-техник университеты үткәргән "Интеллект 2012" исемле регионара фәнни конференция-техник иҗат конкурсына 24 майда нәтиҗә ясалды.

Әлеге бәйгедә шәһәр мәктәпләре белән беррәттән, безнең районнан да укучылар катнашты.1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Нияз Җәлалов (8 б сыйныфы) һәм Диас Җәлалов (11 б сыйныфы) үзләренең фәнни-эзләнү эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Нияз Җәлалов "Авиация. Корабль төзү" номинациясендә, Диас Җәлалов "Автомобиль транспорты" номинациясендә призлы урыннар яуладылар һәм конкурсны оештыру комитетының II дәрәҗәле Дипломнарына лаек булдылар. Аларны әлеге конкурска әзерләгән технология укытучысы Шамил Таҗетдинов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасына лаек булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фәнниэзләнүләр