Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ике сугыш кичкән ветеран

Сугыш китергән хәсрәт, михнәт дәрьясын соңгы тамчысына хәтле эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга чыдап-түзеп, ил-көн өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итүче газиз җаннар-сугыш ветераннарына карата игътибар көннән-көн арта.

Бүген районда 48 сугыш ветераны яши. Аларның күбесенә 90 яшь тирәсе, кайберләре аннан да олы. Шуларның берсе-Җиһанша Исхаков. Каракитә авылыннан фронтка 700 дән артык ир-егет китә, 456сы яу кырында кала. Әмма ни кызганыч, бүген шушы авылның нибары өч ветераны гына безнең арада.

92 яшьлек сугыш ветераны Җиһанша Исхаков белән очрашуга техникумның барлык укытучылары һәм укучылары да килгән иде. Олы кунак белән бергә техникум директоры Рамил Әхмәтовны һәм ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлаловны залдагылар торып басып, алкышлар белән каршы алды. Бу ветеранга карата зур хөрмәт һәм ихтирам билгесе.

-Җиһанша ага Исхаковка Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк утка керергә туры килә. 1941 елның азагында Мәскәү өчен барган каты сугышта катнаша. 1942 елның 13 апрелендә дошман пулясы кыю якташыбызның сул як иңбашын тишеп чыга. Биш ай чамасы хәрби госпитальдә дәваланганнан соң, янә сугышка китә. Җиңел артиллерия составында көньяк-көнбатыш фронтка җибәрелә, Белоруссияне азат итүгә үз өлешен кертә. Аңа ерак көнчыгышта япон самурайларына каршы аяусыз көрәшә. Хөкүмәтебез тарафыннан күп кенә бүләкләргә лаек була. Алар арасында "Жуков", "Бөек Ватан сугышы" орденнары да бар,-дип таныштырды үзләренә килгән кунак белән техникум директоры Рамил Әхмәтов. Сугыш афәтен, авырлыкларны үзе дә бик ачынып искә алды ветеран. Хәзер ул Каракитә авылындагы ирләрнең иң өлкәне. Ветераннар якты дөньядан китсә дә, аларның батырлыклары мәңгелеккә истә калыр, һәм без кыйммәтле мирасны түкми-чәчми яшь буыннарга тапшырырга тиешбез. Аннан соң Җиһанша Исхаков укучыларга төпле һәм үтемле киңәшләрен бирде: батыр һәм гадел булырга, кыенлыклар һәм сынаулар алдында куркып калмаска, ә иң мөһиме-кеше булып кала белергә кирәк, диде ул. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кайчандыр аңа үзенә дә авыр сугышны кичәргә, шушы яшькә кадәр халыкка хезмәт итәргә ярдәм иткәндер.

-Өлкәннәр гомер буе ил тарихында булган авыр чорларны фидакарь хезмәт куеп кичерделәр. Аларның барысына да сәламәтлек, күңел көрлеге, куйган хезмәтләренең әҗерен күреп, гаиләләрендә, җәмгыятьтә хөрмәткә лаек булып яшәүләрен телим,-диде ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов. Очрашу чәй табыны артында эчкерсез әңгәмә белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр