Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Яңа Ишле авылында яшәүче Сара апа Вәлиуллина "Игелекле йөрәк" номинациясендә җиңүче

Яңа Ишле авылында гомер кичерүче Сара апа Валиуллинаны районда белмәгән кеше юктыр. Аның игелекле исеме. хәтта, республика күләменә дә таралырга өлгерде. Үткән ел ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булып кайтты, районда үткәрелгән хәйрия конкурсында "Игелекле йөрәк" номинациясе буенча җиңүче дип табылды.

Сара апа Вәлиуллина шәригать кушканча яшәп, ислам дине кагыйдәләрен балаларына, оныкларына, туганнарына, авыл халкына җиткерүдә дә тырышлык куя. Шушы көннәрдә ул үз өендә барча авыл халкын, якыннарын җыеп олы корбан ашлары уздырды. Әлеге бәйрәм чарасы аның тормыш иптәше Гомәр әфәнденең һәм кызы Зөбәйдәнең рухларына багышлап уздырылды.

Сара апа Вәлиуллина якты дөньяга тугыз бала бүләк иткән. Шуларның бүгенге көндә биш кыз баласы исән. Бәйрәмгә алар барысы да кайтып, мәҗлес табынын мулдан итеп, палаткалар корып, урамда әзерләгәннәр. Ерак Самара, башка шәһәрләрдән кайткан, барчасы да дини юлдагы туганнары Сара апаның шәфкатьле, игелекле сыйфатлары хакында күп сөйләделәр. Тормыш иптәше Гомәрнең дә кешеләр күңелендә бары тик яхшы яктан кереп калуын искә алдылар.

Бәйрәм табыны кунаклары арасында район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов та бар иде. Ул Сара апага башкарган игелекле эше өчен, Коръән китабы бүләк итте һәм "Игелекле йөрәк" номинациясендә җиңүче буларак Рәхмәт хаты тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Сара апа Вәлиуллина үткән ел үзенең пенсия акчасыннан 100 мең сум күләмендә акчаны авылдагы елга аша күпер ясауга бирә. Инде олыгайган көннәренең күп өлешен үзе кызлары янында-шәһәрдә уздырса да, авылдашлары өчен ул әнә шундый бүләк ясый. Моңарчы урамнарны әйләнеп, җәфа чиккән авыл халкы, хәзер шушы юлдан гына йөри. Күпергә аяк баскан саен, Сара апага бәхетле картлык теләп, рәхмәтләр әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелек хәйрия