Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Игелекле һөнәр иясе

"Кырмыскалар - ояларында, балыклар - суда, фәрештәләр - күктә укытучыларга дога укырлар" диелгән бер хәдистә. Әйе, без тормышта нигә булса да ирешәбез икән, без әти-әниләребез янәшәсендә укытучыларыбызга да бурычлыбыз.

Нәкъ 55 ел элек Иске Чокалы авылында булачак шушы һөнәр иясе - укытучы, дөньяга беренче авазларын сала. Сүзебез мәктәбебезнең алдынгы укытучысы Айзятова Фидания Мидехәт кызы турында. Ул Мидехәт абый белән Зәйнәп апаның көтеп алган икенче баласы булып туа. Кечкенәдән үк бик тә кызыксынучан, хәрәкәтчән бала булып усә. Мәктәптә дә яшьтәшләре арасында тәртиплелеге, акылылыгы белән аерылып тора.

Мәктәпнең 8 классын тәмамлаганнан соң, 15 яшьлек кыз Арча педагогия училищесына укырга керә һәм әти-әнисе һәм укытучыларының өметләрен аклый: аны кызыл диплом белән тәмамлый. Аннан бөтен белемен, сабырлыгын туплап, Иске Кәкерле авылындагы башлангыч классларга белем бирә башлый. Беренче укыткан укучылары аны хәзер дә зур хөрмәт белән искә алалар. "Мин балаларны һәм үземнең фәнемне бик яратам. Укучыларым белән һәрчак уртак тел табарга тырыштым. Аллага шөкер, алар да мине аңладылар һәм тыңладылар,"-ди безгә укытучыбыз.

Шул ук вакытта Фидания Мидехатовна читтән торып Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. Үзе дә яп-яшь булган кызга өлкән сыйныфларда рус теле һәм әдәбияты укытырга тәкъдим ясыйлар. Әлбәттә, ул бик теләп ризалаша. Шул көннән алып ул өлкән сыйныф укучыларына позитив энергия таратып, аларга төпле белем бирә. Иске Кәкерленең уңган-булган егете Рәис белән кавышып, матур гаилә корып җибәрүләре дә шул вакытта була. Бер-бер артлы уллары Илнар һәм игезәк кызлары Айназ белән Айгөл дөньяга килә. Бер үк вакытта таләпчән укытучы игътибарлы әни һәм уңган хуҗабикә булып җитешә. Балаларына тормыш иптәше белән төпле тәрбия бирәләр. Хәзерге вакытта уллары Ильнар - эшмәкәр, хатыны Регина белән кыз үстерәләр,ә игезәк кызлары Айназ белән Айгөл Ульяновск шәһәрендә дәрәҗәле урыннарда эшлиләр.

Кеше өчен иң кадерле урын, җылы учак-ул аның гаиләсе, туганнары. Укытучыбызның күңеле матур, даладай киң булганга, ул авылдашлары, гаиләсе һәм туганнары арасында да олы ихтирам казанып яши. Югары квалификацион категорияле педагогның уңышлары турында күпсанлы грамоталар, шул исәптән Россия мәгариф министрлыгы грамотасы да сөйли. Алдынгы укытучы - дүрт ел рәттән "Безнең иң яхшы укытучыбыз" республика Гранты иясе. Хөрмәтле укытучыбызга алдагы көннәре дә бары тик изгелектән һәм яктылыктан торуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар