Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хөрмәткә ия булган Абдрахман ага

Иске Шәйморза авылында җәмәгатьчелек тарафыннан киң хөрмәткә ия булган Абдрахман абый Камалетдинов гомер кичерә. Аның турында сүз кузгатуым да юкка түгел, аңа шушы көннәрдә 90 яшь тулды.

Абдрахман абый тормышы турында сүз кузгатса, аны тыныч кына тыңлавы мөмкин түгел. Әлеге буынның җилкәсенә төшкән ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләрен аңа да татырга туры килә.

Мәктәптә тиешенчә белем ала алмыйча яшь Абдрахман 6 сыйныфтан соң Казан шәһәренә ФЗУга эшкә китә. Биредә беркүпме эшләп, шул ук вакытта кичләрен белем алып, гомер кичергәндә сугыш башлана. 1941 елда аны окоп казырга озаталар.

-Ул вакыттагы авырлыкны әйтеп тә сөйләп бетерерлек түгел. Ач-ялангач көе сугышта җиңүгә үз өлешебезне кертергә тырыштык, туң җир казыдык,-ди ул әлеге елларны хәтерендә барлап.

1942 елда 5 айлык курсларда белемнәрен күтәреп, Абдрахман абый кебек яшь егетләрне фронтның алгы сызыгына озатып, танкларга утырталар. Биредә дә үз-үзләрен аямый көрәшәләр алар. Бүген шушы михнәт еллар авазы булып аның күкрәгендә рәт-рәт булып төзелгән орден-медальләр чыңлый.

Сугыштан кайтып, Абдрахман абый авылында кала. Үзенә тормыш иптәше итеп Солтания исемле кызны сайлый. Алар бергә тормыш юлыннан 55 ел тату гына атлыйлар. Икесе дә авылда хуҗалыкта хезмәт куялар.

-Солтания апа белән Абдрахман абый бик ачык күңеллеләр. Кайчан килеп керсәң дә, иң элек чәй эчеп алыйк дип тәкъдим итәләр. Алар янында әти-әнием янында булган кебек үземне хис итәм,-ди социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән шәфкать туташы Факия Гиззатуллина.

-Иске Шәйморза авылыннан Бөек Ватан сугышына 902 кеше киткән. Бүген исән ветераннарыбыздан нибары җидәү калды. Шуларның берсе Абдрахман абый. Сугыш хатирәләреннең тере шаһиты буларак яшьләребезгә олы үрнәк шәхес булып тора ул,-ди авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров.

90 яшьлек юбилее уңаеннан Абдрахман абыйны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров котладылар. Аңа исәнлек, хәерле гомерләр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы