Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хөрмәткә лаеклы Сәүдә әби

90 яшьлек юбилее белән котларга килгән бер төркем кунакларны Сәүдә әби куанып, күз яшьләре белән каршы алды.

Шланга авылында гомер кичерүче Сәүдә Миннебаева үзенең бар тормышын хезмәткә багышлый. Аның яшьлеге дә авыр сугыш елларына туры килә. Ир-атлар фронтка китеп беткәч, бар колхоз эшләре дә хатын-кызлар, әле буыннары да ныгып җитмәгән яшүсмерләр җилкәсендә кала. Сугыш чорында окоп казулар дисеңме, колхозда көнне-төнгә ялгап эшләүләр дисеңме, барысын да кичерергә туры килә аңа, яшьтәшләре, авыл халкы кебек Бөек Җиңүне янынайту өчен хәленнән килгәннең барысын да эшләргә тырыша ул. Кая кушсалар, шунда бара, бер генә эштән дә кыенсынып тормый. Яшьли ятим калган энесенең балаларын, әнисен дә тәрбияли Сәүдә әби.

Бүгенгесе көндә олы хөрмәткә лаеклы Сәүдә әби энесенең килене Венера апа белән 50 елдан артык уртак тел табып, үз кызлары кебек Ләйсән киленнәре һәм уллары Альберт тәрбиясендә яши. Бер гаиләдә өч буын вәкиле тавышсыз, матур, үрнәк гаилә булып гомер итә. Йорт-җирләре бөтен, мал-туарлары җитәрлек, яшьләр өлкәннәр белән киңәшләшеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр.

Сәүдә әбине тәбрикләргә муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, Шланга авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов, китапханә мөдире Фәридә Сәгдеева, мәдәният йорты директоры Рифкать Мөхәммәтшин, сәнгать җитәкчесе Альберт Мөшәрәпов тә килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшен билгели