Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Һөнәри училищеның аксакалы

Районның авыл хуҗалыгы һәм башка җитештерү тармакларын тиешле белгечләр белән тәэмин итү буенча 90 номерлы һөнәри училище зур урын тота. Яшь кадрларга төпле белем бирү һәм һөнәргә өйрәтүдә укытучылар һәм мастерлар коллективының куйган хезмәте аеруча игътибарга лаек.

Аңа бишектә чакта ук "тимер җене кагылган" диләр. Авылның башка малайларына караганда да үзенең үҗәтлеге белән аерылып торган Мансур Яруллин авыл мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлауга ук, ул вакыттагы Бауман исемендәге колхозның машина-трактор паркына эшкә килә, җитәкчеләр кушуы буенча төрле хезмәт башкара, олы абыйларыннан күреп техниканы көйләргә өйрәнә. Берүк вакытта кичке мәктәптә укып, урта белем дә ала. 1971-73 еллардагы хәрби хезмәте дә аның стратегик әһәмияттәге ракета гаскәрләрендә үтә. Катлаулы техниканың механигы була.

-Хезмәтемне бик ярата идем, шуңа күрә үземә тапшырылган вазыйфаны һәрчак ихластан үтәргә тырыштым,- ди Мансур Фатыйхович. Үрнәк солдат берничә мәртәбә командирларның Мактау Грамоталарына, хәрби өйрәнүләрне югары билгегә тапшырганнары өчен истәлек бүләгенә лаек була. Хәрби хезмәтен тәмамлаган солдатны, туган нигезгә кайтып ике көн үтүгә үк колхоз идарәсенә чакырталар. Колхоздан район үзәгендәге май-сыр заводына сөт илтә торган машинага билгеләгәч тә Мансур каршы килми.

Ярар, янәсе, яшь кешегә монысы да ярап торыр, ди ул. Ике ел үтәргә дә өлгерми аны район үзәгендәге һөнәри училищега эшкә чакыралар. Башта берничә ай шофер-инструктор, аннан соң аңа производствога өйрәтү мастеры вазыйфасын тапшыралар. -Мондагы эшнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Укыту, өйрәтү процессы булгач, хезмәтнең бөтен асылы балалар белән эшләүгә кайтып кала. Ә аның өчен педагог та, психолог та булырга кирәк,-ди ул. Үзенең белемен күтәрү максатыннан, читтән торып Бөгелмәдәге индустриаль-педагогия техникумында укый, квалификациясе буенча "Һөнәри техник белем бирү мастеры" дигән белгечлек ала. 2002 елда аны училищеның өлкән мастеры итеп билгелиләр. -Эш никадәр җаваплы булса да, тәҗрибәле педагогларның яныңда булуын хис итү күңелдә ышаныч тудыра. Александр Шихранов, Дамир Садыйков, Петр Романов, Ильмир Азизов һәм Рөстәм Халимдаров кебек хезмәттәшләремә һәрчак рәхмәтлемен. Училищеда эшләү дәверендә биш директор белән эшләргә туры килде. Барысы да эш өчен бик тырыш булдылар, рәхмәт үзләренә,- ди Мансур Фатыйхович. Бүгенге көндә әлеге уку йортының төзекләнә баруы, заманча сыйныф бүлмәләре, яңа техника, уку һәм яшәү өчен тиешле шартлар тудырылуы да шатландыра. Җылы, якты сыйныф бүлмәләрендә 15-20 бала үзе сайлаган һөнәр буенча белгечлеккә юл яра. Ә аларны Мансур Фатыйхович кебек осталар олы тормышка әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар