Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Ходайбиргәновлар гаиләсендә кунакта

2012 нче ел урталарында район үзәгенә Үзбәкстанның Хазарасп шәһәреннән күченеп кайткан күп балалы Ходайбиргәновлар гаиләсе өчен Яңа ел бәйрәмнәре күңелләрдә озак истә калырлык бер вакыйга булгандыр.

Зур өйнең түрендә яшел чыршы җемелди. Бала- чага өчен Яңа ел тамашалары бигрәк тә кадерле ич. Ә әлеге ишле гаиләдә Кыш бабай һәм Кар кызы рольләрен дә үзләре үк бик матур итеп башкарганнар. 11 яшьлек Мәдинә белән 5 яшьлек Сөләйманны нәкъ артист диярсең. Үзбәкстанда туып үсүләренә дә карамастан, татар телендә бик чиста аралашалар.

-Чит- ят кешедән бераз оялалар шул әле, үзләренең белмәгән нәрсәләре юк, бигрәк тә компьютерны яраталар,- ди дүрт бала анасы Рәмзия. Өч яшьлек Саҗидә дә әнә әнкәсенең күзләренә генә карап тора, дүрт айлык сеңелкәше Җәмиләнең тынычсызлана башлавына ук юату чарасын күрә. Әлеге тату зур гаиләне Яңа ел белән котларга дип Россия Пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе башлыгы, "Благодарение" фонды директоры Дамир Алимов белән танылган эшмәкәр Илмаз Нәсыйбуллин да килгән иде. Алар гаиләгә нык исәнлек, бәхет теләп Кыш бабай исеменнән балаларга бүләкләр өләштеләр, Ат елы талисманы буларак ап- ак төстәге Ат бүләк иттеләр. - Мин үзем дә, олы кызыбыз Мәдинә дә ат елында туганбыз, шуңа күрә бу талисман безнең өчен икеләтә кадерле,- ди гаилә башлыгы Сабирҗан. Эшмәкәр Илмаз Нәсыйбуллин гаиләгә бүләкләрдән тыш бер капчык югары сортлы он да алып килгән. -Мондагы халык бик мәрхәмәтле, кунакчыл, рәхмәт үзегезгә. Күршеләребез дә бик ачыклар, якын туганнар сыман һәръяклап ярдәм итәргә торалар. Ерактан кайтып урнашсак та без үзебезне якын милләттәшләребез арасында иркен тотабыз, Татарстанның Чүпрәле районында төпләнүебезгә дә үкенмибез,- дип тормыштан канәгатьлек белдерә хуҗа хатын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр