Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хыялларга канат куяр чаклар

Гади колхозчылар булган әти-әнисе улларына: "Укы, кеше бул!" дип, хәер-фатихаларын биреп, озатып кала. Тик, кая инде ул, әти-әни җилкәсенә салынып, укып яту?! 10 сыйныфны яңа тәмалаган Рамиль укуны эш белән бәйли-Тольяттиның Автомеханиклар әзерләүче техникумына укырга, шул ук шәһәрдәге автозаводка эшкә урнаша.

Армиягә чакырылгач та иҗтимагый эшләр башында торучы, актив әйдаман була егет. Бүген үзе җитәкчелек иткән техникум белән аны үткәннәре дә бәйли. Армия хезмәтеннән кайтып, монда мастер булып эшкә урнаша ул. Булдыклы егетне бик тиз күреп алып, яшьләрнең район советы рәисе итеп сайлап куялар. Хезмәт биографиясендә аңа бик күп вазифаларны башкарырга туры килсә дә, әйткәнемчә, бүгенге көндә техникум статусына ия булган 90 номерлы һөнәри училище аның язмышында әһәмиятле бер урынны били. 2009 елда, әлеге оешма җитәкчесе вазифасында хезмәт итә башлый, шушы көннәрдә 50 яшен билгеләүче Рамиль Әхмәтов.

-Гадәттә, кешенең холкы туган айларына, ел фасылына бәйле диләр, сез моның белән килешәсезме, дип кызыксынам.

-Бу дөрестер, дип уйлыйм,-ди ул. -Яз аенда тугангамы, бакча эшләрен яратуымны беләм. Авылда 18 сутыйны биләгән җиләк-җимеш бакчабыз бар иде, ә бәрәңгене аерым бер җиргә, күп итеп утырта идек. Җәйлеген гаиләм белән урманга җиләккә, гөмбәгә йөрергә яратабыз. Әмма мин кышкы көннәрне дә яратам, аеруча, чаңгыда шууны өстәмә шөгыль иттем.

Комсомолдагы эшчәнлеген ул "әйбәт тормыш мәктәбе" булды ди. "Чулпан" хуҗалыгын җитәкләгән чорда да уңган җитәкче үзеннән соң игелекле эшләр генә калдыра. Төрледән-төрле төзелешләр, авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту һәм башка күп кенә эшләргә аның башлангычында нигез салына. Юбиляр хезмәт елларында аңлашып, уртак фикергә килеп, бергә эшләгән район җитәкчеләренә дә рәхмәтле.

Рамиль Әхмәтовның иҗтимагый тормышта да, мәдәни чараларда да актив катнашучы буларак та (ул озак еллардан бирле "Таң" бию ансамблендә шөгыльләнә) беләбез. Әмма үтәселәр дә, эшлиселәр дә байтак әле. Монда беренче чиратта училищены чын мәгънәсендә техникум итеп үзгәртү: квалификацияле кадрлар булдыру, материаль-техник базасын ныгыту турында сүз бара. Бер сүз белән әйткәндә, урта звено өчен төпле белгечләр әзерләү бурычы алда тора.

Рамиль Әхмәтов тормышта куйган максатларыма ирештем инде, дип уйламыйм, ди.

-Үскәндә илле яшьлек ирләрне олы, карт итеп күрә идек. Ә үзеңә илле яшь тулгач, күңел япь-яшь икән әле ул. Сәхнәгә яшьләрчә җилкенеп, биергә чыкканда гына илле үзен сиздерә. Ә болай бүгенге тормышымнан канәгатьмен, янәшәмдә гомерлек ярым Фәйрүзәм, улым, кызым бар. Иң мөһиме-илдә-көндә, гаиләдә тынычлык булсын! Ә хыялларга килгәндә-күп алар. Гомер буе хыял белән яшәдем. Адәм баласы һәрвакыт нәрсәгәдер омтылып яшәргә тиеш тә ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр