Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хат ташучы Гөлфинур

Почта бүлекчәләрендә "урак" өсте. Сезоны бит, матбугатка язылу бара. Әлеге чараның ничек үтәсе урыннардагы почтальонкалар хезмәтенә нык бәйле.

Хатлар, газета-журналлар ташучыны авыл җирлегендә элек-электән ихтирам иткәннәр. Аларның мактаулы хезмәтенә атап язылган җырлар да бар. Почтальонка үз участогында газета укырга яратучыларны биш бармагыдай белә, алар белән аралашып яши. Без кечкенә вакытта авыл халкына почтаны чулак Хасият абый өләшә иде. Бер кулының кәкре булуына сугыш гаепле. Теләсә нинди һава шартларына да карамастан, биш километрлы араны көн аралаш җәяү үтеп, һәр гаиләгә көн яңалыкларын, сәлам хатларын, телеграммаларны үзвакытында тапшырырга тырышты. Һәр йортта аны көтеп алалар иде. "Яшь ленинчы" газетасын даими алдыручы буларак үзем дә аны күрү белән каршысына йөгереп чыга идем. Бүген аның халәтен күз алдыма китереп тә почтальоннарның никадәр җаваплы хезмәт башкаруын әйтүе кыен түгел. Матбугатка яздыру чорында аларның эше икеләтә арта. Район буенча шушы мактаулы вазифаны 63 кеше башкара. Аларның барысы да хатын-кызлар. Район почтамтында почтальон хезмәте иң абруйлылардан санала. Коллективны дистә елга якын җитәкләп килүче Назыйм Нәфиев та алар эшеннән бик канәгать. Алдынгылар турында сүз чыккач та, Гөлфинур Кәримованың исемен атадылар. Иске Кәкерле авылында 25 елга якын хат ташучы булып хезмәт куя икән ул.Газета-җурналларга яздыру буенча да иң зур күрсәткеч аның участогында. Алдагы елның беренче яртысы өчен подписка планын да беренчеләрдән булып үтәп чыккан. Акча белән эшләүдә дә ул бик төгәл. Cубсидияләрне дә,160 тан артык өлкән яшьтәге кешегә пенсияләрен дә үзвакытында-сәгате,минуты белән китереп җиткерә. Шуның өстенә сигез мең сумнан артык товар да сата әле.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат ташучылар