Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Һәрчак вакыйгалар эчендә ул

Казан педагогия училищесын тәмамлагач, башлангыч сыйныф укытучысы, дипломлы белгеч Рәмзия Исхакова Иске Кәкерле урта мәктәбенә юллама ала.

Башлангыч сыйныф укытучысы һәм бер үк вакытта озайтылган көн төркеме тәрбиячесе булып хезмәт юлын башлап җибәрә ул. Яшь педагог беренче көннәрдән үк бик тырышып эшкә керешә. Көн саен яңгыраган "ни өчен", "ә ул нәрсә", "нигә алай булган" кебек сораулар аңа куаныч китерә, чөнки ул балаларга укырга кызык булуын, аларның күбрәк белергә, танышырга теләүләрен аңлый. Ул яңа методикалар кулланып, һәр дәрескә ныклап әзерләнә. 1980-1984 нче елларда Яңа Кәкерле урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар, тарих, җәмгыять белеме укытучысы булып эшли. Шушы елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә ул туган мәктәбендә балаларга татар теленең нечкәлекләрен өйрәтү һәм камилләштерү буенча үзеннән лаеклы өлеш кертә. Татар халкының гореф-гадәтләрен балалар күңеленә җиткерү өчен, төрле бәйрәмнәр, сыйныфтан тыш чаралар үткәрә. Озак еллар ул "Каурый каләм" әдәби-иҗат түгәрәген алып барды. Укучыларының иҗат җимешләре "Туган як", "Сабантуй " газетасы битләрендә дөнья күрде. Быел ул җитәкләгән чыгарылыш сыйныф укучылары да төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашалар, укуда да алдынгылыкны бирмиләр.

Гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Рәмзия Абзал кызы үз гомерендә бик күп укучыларга белем һәм тәрбия биргән педагог. Ул минем дә укытучым. Үзем мәктәптә эшләгәндә аның дәресләренә керергә туры килгәне бар. Журналист буларак, миңа аны "Ел укытучысы" бәйгесендә, ә укучысы Рәсим Фәткуллинны күптән түгел генә "Татар баласы" конкурсында матур чыгыш ясап, җиңүчеләр рәтендә булуын күрергә туры килде.

Вакыт сизелми дә үтә. Инде Наил Лотфулла улы белән гаилә коруларына да берничә дистә ел үтеп киткән. Балаларының һәркайсы укып, белем алып, тормышта үз урыннарын тапканнар, инде оныклары үсеп килә.

Укучылары район, республика, федераль күләмдәге бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңү яулаган, үзе дә төрле бүләкләргә, грантка ия булган, югары категорияле укытучы Рәмзия Абзал кызы тормыш юлыннан, сайлаган һөнәреннән канәгать булып гомер үрләренә атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр