Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Хәрби хезмәтне үз иткән

Яңа Элмәле урта мәктәбен тәмамлаучы Виктор Мадуров армиядә хезмәт итү вакытында контракт буенча хәрби хезмәт итүгә калу турында җитди карар кабул итте.

Яңа Элмәле урта мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң Виктор район үзәгендәге 90 номерлы һөнәри училищеда укуын дәвам итте һәм киң профильле механизатор-шофер белгечлеген үзләштерде. Аннан соң Виктор үзе теләп армиягә китте. Сроклы хезмәт тәмамлану көненә 3500 номерлы хәрби часть командиры полковник М.В.Калупин исеменнән Мактау Грамотасы белән бүләкләнә. Хәрби бурычын үтәгәндә үзен үрнәк тотуы өчен Викторга часть командиры хәрби хезмәтен контракт нигезендә дәвам итүне тәкъдим итә. Виктор ризалаша. Әлбәттә, әти-әнисенең ризалыгыннан башка мондый карар кабул ителми.

-Викторның хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң тагын өч елга контракт нигезендә хәрби хезмәтен дәвам итү мөмкинлеге булуы турындагы хәбәре көтмәгәндә булды. Башлап югалып калсам да, соңрак сораша, аңлаша торгач: "Әгәр үзең шулай телисең икән, кал, без синең карарың белән килешәбез. Бу синең теләгең, без аңа каршы килмибез", дидем. Көзен Виктор ялга кайтып китте. Аңарда хәрби ыспайлык, аралашучанлык һәм башка уңай сыйфатлар да күзгә ташлана,-ди Викторның әнисе Галина Мадурова.

Реклама

Мәктәптә укыганда Виктор яшьтәшләреннән аерылмый. Аеруча, физик культура дәресләрен һәм спортны үз итә. Спортка булган мәхәббәтне аңарда Владимир Мискин һәм Петр Рафиков тәрбиялиләр. Мәктәп елларында ул ирекле көрәш секциясендә шөгыльләнә. Ирекле көрәш һәм "Көрәш" буенча район, регионара турнирларда катнашып, призлы урыннар яулый. Викторның туган йортында булганда мин аңа төрле елларда бирелгән күпсанлы Дипломнарны, Мактау Грамоталарын күрдем.

Ә күптән түгел Викторның әти-әнисенә хат килде. Хатта, "Тыл тәэминаты буенча бурычларны төгәл үтәгәне һәм хәрби әзерлек буенча югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен ефрейтор Виктор Сергеевич Мадуров Мактау Грамотасы белән бүләкләнде", диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт

2
X