Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Һәр сәгате, минуты истә

2014 елда да районда өлкән яшьтәге кешеләрне 90, 95, 100 яшьлек юбилейлары уңаеннан Президент котлавын һәм район башлыгы бүләкләрен тапшыру дәвам итә. Январь аенда җитәкчеләр шундыйларның берничәсе янында булды.

Өлкәннәребезне гомер бәйрәмнәре белән котлау Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын каршылау, шулай ук, аларның хәл-әхвәлләрен сорашу, тормыш-көнкүрешләре белән танышып кайту максатыннан да башкарыла.

Иске Кәкерле авылында бүген ветераннар саны берничәү генә. Шуларның берсе-Фатыйх абый Исхаков күптән түгел үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.

-Фатыйх абый өлкән яшьтә булса да, авылда үткән һәр чарада актив катнаша. Мәктәптә укучылар белән очрашулар булсын, мәдәният йортында төрле кичәләр үтсен, шулай ук, Җиңү бәйрәме көннәрендә яшь буынга үзенең хатирәләре аша сугыш еллары хакында сөйли. Әлеге истәлекләр эчтәлекле һәм бик уйландыра торган,-ди авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов.

Фатыйх абыйның бар гомере Иске Кәкерле авылынлда үткән. Шунда туып-үсеп, туган авылының ямен, суының тәмен белеп, гомер кичерә ул. Туган авылы, җире өчен куйган хезмәте дә һәркемнең күз алдында.

Реклама

-Бик авыр тормыш юллары кичерергә туры килде. Сугыш елларын берни белән дә тиңләрлек түгел. Көнчыгыш Пруссиянең 63 нче бригадасында хезмәт итеп, 1947 елда гына өйгә кайту насыйп булды,-ди Фатыйх Исхаков.

Фатыйх абыйның хәтере бик яхшы, күз тимәсен. Бүген дә дошманнардан азат иткән шәһәрләрне, портларны исемнәре, көне, сәгате белән төгәл әйтеп бирә ала. Көндәлек яңалыкларга да битараф түгел, Россия, республика матбугатларын укый, район тормышы белән кызыксына.

Тормыш иптәше Наҗия ханым белән 61 ел тату гомер кичереп, балалар үстерәләр. Кызганыч, Наҗия апа гына бүген янәшәсендә юк инде.

90 яшьлек юбилее уңаеннан Фатыйх абыйны котларга район хакимиятеннән һәм авыл җирлегеннән кунаклар килде. Алар аңа исәнлек, бәхетле картлык теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр ветераннар тормышы