Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәледә яшәүче Хабирә әби Закировага 90 яшь тулды

Тормыш авырлыкларын күп күргән Хабирә әби сәламәтлеге белән әлләни мактана алмаса да, үз көнен үзе күрергә тырыша. Озын кышкы караңгы төннәрне бертуган сеңелесе Камәриянең балалары янында кунып чыга да, көндезләрен агач бүрәнәләрдән салынган, җылы почмагына-өенә кайта. Мичен кабызып җибәрә, рәхәтләнеп, тәмен татып кайнар чәйнегеннән чәй эчә. Тәрәзә катыннан урамнан ашыга-ашыга...

Хабирә әби Закирова Иске Чүпрәле авылында туган, шунда бар гомерен уздырган хөрмәтле Акъәбиләребезнең берсе. Хезмәт юлы аның район кулланучылар җәмгыятендә үтә.

Сугыш башланганда 17 яшен әле яңа гына тутырган кызга, башка яшьтәшләре кебек, ир-ат эшен күп эшләргә туры килә. Атын да җигә Хабирә әби, окоп та казый, урман да кисә. Әтиләреннән бик яшьли калган биш баланың олысы була ул. Шуңа да үзеннән соңгы туганнарын карау, аларны тәрбияләү, өйдәге эшләргә дә беренчеләрдән булып кул астына керү- аның җилкәсенә төшә. Үз язмышы турында уйларга да вакыты калмаган Хабирә әбинең тормыш юлы да көн артыннан көн ялгызы гына уза.

-Бүген туганнарыбыздан икәү генә исән калдык. Ярый әле менә сеңлемнең балалары барысы да янымда. Аларга рәхмәтем зур,-ди ул.Сеңлесе Камәрия апаның (инде мәрхүмә) балалары Хабирә әбине үз әниләредәй күрәләр. Әле берсе, әле икенчесе кунарга, мунчасына чакырып, бергә яшиләр.

Менә гомер бәйрәме уңаеннан да котларга дип барысы да бергәләшеп, Хабирә әби янына җыелдылар, иң мөһиме исәнлек теләделәр.

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәрит Галләмов 90 яшьлек юбилее уңаеннан Хабирә әбигә Президент котлавын һәм бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр