Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гүзәллекнең иясе ул

Әниләр! Җир йөзендә иң кадерле, иң хөрмәтле затлар. Юкка гына алар хакында җырларда, әдәби әсәрләрдә мәдхия укылмый...

Чыннан да һәр кешенең йөрәгендә әниләр билгеле бер олы урынны алып тора. Әнием-Гүзәлия Сәгъдиева минем өчен тормышымда һәрчак үрнәк булып тора, дөрес юлны күрсәтүдә дә, авырлыклар алдында киңәш-табыш итүче дә ул. Әни һәрчак гаделлек өчен көрәшеп, һәркайда тәртиплелек хөкем сөрүен, җаваплылык таләп итте. Бу бүген дә шулай. Үзен белгәннән бирле гомерен бары тик белем бирүдә, кеше тәрбияләүдә күрә белде. Шуңа да инде 15 яше тулыр-тулмас туган нигезеннән чыгып китеп, педагогия училищесына юл тоткан ул. Биредә алган белеме белән генә чикләнмичә, аны югары уку йортында дәвам иткән. Тормышта да нәкъ менә үзенең үҗәтлеге, әрсезлеге белән һаман саен ак юл ярган. Әнинең әлеге сыйфатлары нәселдән, әби-бабалардан килүе белән дә ихтирамга лаек.

Һөнәр юлын гади мөгаллимәдән башлап, ул үзен төрле җитәкче урыннарда сыный. ВЛКСМнар вакытында секретарь, инструктор, КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, балалар бакчасы мөдире, аннан район күләмендә иң зур мәктәпләрнең берсе булган 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен җитәкләү дә аңа йөкләнә. Әлеге вазифаларны үтәү үзенең сәламәтлеге, йокысыз төннәре, ялсыз үткәрелгән көннәре бәрабәренә башкарыла. Әмма кайда гына булмасын, кешеләр белән тыгыз элемтәдә булып, дистәләгән шәхесләр, укытучылар белән уртак тел табып эшли белә, һәрчак хезмәтен җиренә җиткереп башкара. Шуңа да үзе дә, җитәкләгән коллективлар эшчәнлеге дә хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләр ала.

Эш урынында таләпчән җитәкче була белсә, гаиләдә һәрвакыт ихлас киңәшче, ягымлы әни, хөрмәтле тормыш иптәше, әби белән уртак тел табып яши белүче килен дә әле ул.

Юбилее көннәрендә аны тәбрик итеп, ирешкәннәренә бары сокланырга һәм өлге итеп алырга гына кала. Алда килер көннәр дә аның бәхетле картлыкның башлангычына илтсен, гомер юллары сәламәтлек, шатлык нурларына үрелсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гомерен укытучыга багышлаган