Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гүзәл зат гүзәллеге

Балачактан тук-тук килгән поезд тәгәрмәчләре җыры күңеленә кереп калгангамы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсен калдырып Наталья Мәскәүнең тимер юлчылар әзерләүче Россия дәүләт ачык техник университетына укырга керә, "Әйләнә-тирәне саклаучы инженер" белгечлеге ала.

Әле бүген дә йөзендә яшьлек дәрте балкып торган, уртача буйлы хатын-кызга карап, аның көчле, ә кайчак кискен, кырыс характерлы була алуына ышанасы да килми. Наталья хезмәт юлын Горький тимер юлының Казан бүлегенә караган Буа станциясендә техник-технолог булып башлый. Аның һәр тырышлыгы җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнә. 2012 елда Горький тимер юл филиалы начальнигының исемле сәгате белән бүләкләнә.

Әмма, ире белән бер-берсен яратып гомер итсәләр дә, бала сөю шатлыгы булмый аларда. Натальяның кискен, ныклы каралар кабул итә алуы бу хосуста да үзен сиздерә. Алар бер-бер артлы өч баланы гаиләгә кабул итәләр. 2009 елның июнендә беренче балалары, 1997 елгы Георгий Рыболовлевны, гаиләгә алып кайтулары шатлыгын әле бүген дә сөйләп бетерә алмый Наталья Вячеславовна. Малай булгач, кызлы буласы да килә башлый. Әнә шулай алар гаиләсенә 2012 елда 2005 елгы Карина, аннан аның энесе, 2006 елгы Евгений килеп керә.

Реклама

Борындык станциясендә алар күп балалы гаилә: олы уллары 9 сыйныфта, кечерәкләре башлангыч сыйныфта укыйлар. Әти-әниләре белән горурлану өстенә әниләренең сәхнә йолдызы булуы да гаиләдәге мөнәсәбәтләрне тагын да җылытып җибәрә. Ул Буа шәһәрендә үткәрелгән "Ел хатын-кызы-2013" зона конкурсында катнашып, җиңүгә ирешә. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ел саен 8 март-хатын-кызлар бәйрәме алдыннан традицион очрашуына да чакыру ала.

Әйе, "Эш сөйгәнне-ил сөяр" дигән әйтем дә яши бит халыкта. Бу очракта әлеге сүзләр Наталья Егорованың асылын бәяли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ел хатынкызы2013