Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомерлек укытучы

Тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк кешеләр бар. Шундыйларның берсе- Яңа Кәкерле авылында яшәүче, авылдашларының зур ихтирамын казанган Шамил Мөбарәк улы Абдрахманов. Римма Мәүлетова

1957 елда Яңа Кәкерле авылында Мөбарәк абый һәм Рахилә апа гаиләсендә дөньяга килә ул. Шамил абый, игезәк сыңары Шамилә Мөбарәк кызы белән әниләре Рахилә апа, Илсөяр, Флера апаларының хезмәт династиясен дәвам итә. Абдрахмановлар нәселендәге укытучылар династиясенең хезмәт елларын бергә кушсаң, 350 елга тула(!) Укыткан елларның, дәресләрнең исәбе булса да, балалар күңеленә салган шәфкать орлыкларының, ай-һай, исәбе-саны, аерым үлчәме юктыр ул. Хәреф танырга, формулалар кулланырга, тигезләмәләр чишәргә өйрәтү генә түгел шул ул укытучы хезмәте. Беренче чиратта, балаларга тормыш диңгезендә дөрес юнәлеш алып, җилкәннәрне җилдә сынатмыйча якты, максатларга ирешергә ярдәм итүче, яхшыны начардан аерырга өйрәтүче тормыш капитаны ул. Шамил абый Абдрахманов та белем дөньясында-чын капитан булган кеше. Аның укыту стажы- 41 ел, шуларның 33 елы җитәкче вазифаларында үтә, читтән торып Казан шәһәрендәге педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый, 11 ел мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, 23 ел мәктәп директоры булып эшли ул.

-Ихлас күңелеңне биреп эшләгәндә генә зур нәтиҗәләргә ирешеп була. Янымда мине аңлаучы әтием Мөбарәк, әнием Рахилә, тормыш иптәшем Алсу булмаса, бу эшләрнең барысына да өлгерә алыр идемме икән, белмим. Хатыным Алсу, лаеклы ялга киткәнче, мәктәптә балаларга биология һәм химия фәннәреннән белем бирде,- ди Шамил абый, яшьлек елларын барлап.

Абдрахмановларның нәсел дәвамчылары -уллары Рамиль һәм кызлары Ландыш бүген әти-әниләренең төп ярдәмчеләре. Рамиль да укытучылар династиясен дәвам итеп, педагог һөнәрен сайлый, бүгенге көндә Яңа Кәкерле төп мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты, бер үк вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эксперт вазифасын да башкара. Кызлары Ландыш Казан шәһәрендә Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә миграция службасында хезмәт куя, полиция капитаны.

Берәм-берәм Шамил абыйның Мактау кәгазьләрен барлыйм. Алар арасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан рәхмәт хаты да, "Укыту һәм тәрбия бирүнең инновацион технологияләре" өчен ИПО КФУ Дипломы, ВЛКСМ язулы, Ленин портреты төшкән, район, республика мәгариф министрлыкларыннан, район башлыгыннан бирелгән Грамоталар... Шамил абый җитәкчелегендә мәктәп тә уңыш артыннан уңыш яулый. 2017 елда районда Мәгариф һәм һөнәри үсеш елы кысаларында "Иң яхшы мәктәп яны участогы" номинациясендә җиңү яулап, Диплом белән бүләкләнә. Әфганстаннан совет солдатларын чыгаруга 25 ел тулуга багышланган монументны ачуда актив катнашулары өчен ВООВ "Боевое Братство" идарәсе рәисе исеменнән рәхмәт хаты алалар. Яңа Кәкерле төп мәктәбендә 21 бала гына белем алуга да карамастан, рaйон күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда биология һәм татар теле буенча призлы 1нче ике урын. "Җиңүчеләр аллеясы" булдырылып, 100 нарат һәм 150 пирамидаль тирәк агачлары үсентеләре утыртылган. Саный китсәң, ирешелгән уңышлар бихисап. Бу, әлбәттә, мәктәп җитәкчесенең үзе туплаган коллективы, укучылары белән аңлашып, бер юнәлештә эшләү нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев