Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомерен туган җиренә бәйләп

Наил Рауф улы Арсланов Иске Кәкерле авылында туып үскән.

Авыл малайларына хас сыйфатлар Наилны да читләтеп үтми, тимер-томыр арасында чуалырга яраткан яшүсмер сигез сыйныф тәмамлау белән үк Ульяновск шәһәрендәге автомеханиклар әзерләү техникумына укырга керү имтиханнарын тапшыра. Яхшы укый. Тик диплом алуга ук аны Кораллы көчләр сафларына хәрби хезмәткә алалар. Белгечлеге армиядә дә ярап куя. Саратовтагы хәрби училищеда солдат хезмәтен үтә. Командирларның Рәхмәт хатларына лаек була. Ике ел күз ачып йомганчы сизелми дә үтә. Хәрби киемнәрен дә салырга өлгерми колхоздагы төзелеш эшенә чума. 1980 еллардан башлап "Ялкын" колхозында зур- зур объектлар төзелә. Кайда нык ир- егетләр кулы кирәк, аны шунда кушалар. Кирпечен дә куя, балтасы белән дә ут уйната. Урып- җыю вакытларында ЗАВ- 20 һәм ЗАВ- 40 маркалы механикалаштырылган агрегатларны эшләтә, берүк вакытта ревизия комитеты составында да була. 1997 елда аны Иске Кәкерле авылы җирлегенә башлык итеп сайлыйлар. Нәкъ сигез ел үтте дигәндә аңа тагын да җаваплырак вазыйфа йөкләнә- ул "Чүпрәле" агрофирмасының Иске Кәкерле филиалына директор итеп билгеләнә. Читтән торып Ульяновскидагы техник университетның төзелеш факультетын тәмамлый. Бу елларда Наил Рауфович хуҗалык тармакларын нәтиҗәле эшләтү белән бергә авыл төзелешенә дә зур игътибар бирә. 2008 елдан ул район үзәгендәге "Чүпрәле-Азык" агрофирмасы җитәкчесенең төзелеш һәм тәэмин итү буенча урынбасары булып эшли. -Үз хезмәтен яратып ихлас күңелдән башкара. Коллективта да аны үз итәләр, хөрмәтлиләр,- ди агрофирма җитәкчесе Рәфәгать Җәүдәтович.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр