Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомер бизәкләре

Адәм баласы җиргә сынау өчен килгән, дип тә, эшләре белән җирдә үз эзен калдырырга тиеш, дип тә сөйлибез. Бу сүзләрне инкарь итәргә җыенмыйм, бу чынлыкта да шулай. Һәм, әлеге, тәгълимат, минемчә, барыбер дә, сәламәтлеге ягыннан бөтен яклап камил кешегә юнәлдереләдер. Ә менә язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга нишләргә?

...Әлеге ханымны күрәсе килү теләге улын белә башлаганнан соң туды. Хәзер дөнья бит кызык, интернет челтәре бер белмәгән кеше белән таныштыра. Монитор артында, теге якта утыручының да үз дөньясы, үз уйлары, хыяллары, дигәндәй...

Яңа танышларым арасында булган Ирек Галямовның рухи байлыгы таң калдырды. Яшь кенә булса да күп белүе, гаилә, ата-ана хакы, дин кебек кыйммәтләрне алга куюы белән игътибарымны җәлеп итте. Юк, андыйлар аздыр дип әйтергә теләмим, бардыр, ә менә минем язмамның геройлары барыбер дә үзенчәлекле. Дөньяга карашыннан чыгып: "Әти-әниең кемнәр, Ирек?" дип сорадым. "Инвалидлар,-дип җаваплады ул. -Һәм миндәге тормыш үзәге (стерҗень) әниемнән!"

Сокланам шундый кешеләргә - язмыш төрле яклап, сындырырга теләп сынаганда, тормыш төпкеленә төшерергә теләгәндә дә югалмыйча, башларын калкыта алганнарга, шул ук "явыз" томышның матурлыкларын таба белгәннәргә сокланам!

Флүсә апа Галямова да үз бәхетен үз куллары белән төзегән, аяксыз килеш, язмышы белән көрәшә-көрәшә төзегән. Сахалинга барганда, ике яшендә чакта, әтисенең кулында килеш өзелгән аның аягы.

"Нигә дип күчеп китәсе иткәндер, бер уйлаганда торыр йорт-җирләре, сыерлары булган",-ди Флүсә апа, әтисе белән әнисен искә төшереп. Шәрип аганың чит-ят җирләрдән бәхет эзләп карыйсы килгән күрәсең, ике кызы белән хатынын алып Сахалинга күчеп китәргә (вербовка белән) карар кыла. Юлда аларны ни көтәсен белгән булса икән?! Тынчу вагоннан чыгып бераз сулыш алыйм, битне-кулны юыйм дип диңгез ярына килеп басканда, поезд кузгала башлый. Флүсәсен күкрәгенә кысып поезд артыннан йөгерә әти кеше. "Чапма, маневер гына бу",- дигәнне дә ишетми. Инде өлгердем дигәндә, үкчәсен поезд көпчәге бөтереп ала, башлап үкчәсен, аннан үзен... Ике яшьлек Флүсәсен куенына кочкан килеш... Әтисен урталай кискән поезд тәгәрмәчләре астында кызның да аягы кала. Ә күрәселәр моның белән генә дә бетми. Ирен юлда күмеп калдырган ананың олы кызы яңа гына кайнап чыккан су белән пешә. "Әни ничек барып җиткәнен хәтерләмәгәндер, бары тик мәрхәмәтле кешеләргә очравы турында гына сөйли иде,-ди Флүсә апа. Ялгыз ана сагышлар китергән чит җирләрне үз итә алмыйча, туган җиренә ашкына. Татарстанга кайтып, Пучы фельдшерлык-акушерлык пунктына эшкә урнаша. Балалары өчен әти дә, әни дә була. "Әни кырыс, алдашканны бер дә яратмый иде,-дип искә ала кызы. -Бервакыт мәктәп бакчасыннан кеше ала дип, мин дә чөгендер тотып кайткан идем. Әни күргәннән соң, төнен шуны кире илтеп куярга мәҗбүр иткән иде. Үпкәләмим, тәрбиянең бер чарасы булган! Күңелгә читнекенә тияргә ярамаган сеңгән!"

Аягын поезд астында калдырган Флүсә апага бу тормышта башкалар кебек яшәү өчен 15(!) мәртәбә операция кичерергә туры килә. 8 нче класны тәмамлаганда, ниһаять, протез кия башлый. Гел "биш"легә генә укыган кыз укытучы булырга хыяллана. Әмма документларын Казан Дәүләт финанс-икътисад институтына (хәзер университет) тапшыра.Монда да авылдан килгән кызны кочак җәеп көтеп тормыйлар. Каршылыкларны җиңәргә өйрәнгән үҗәт кыз бирешми, ректорга кадәр җитә һәм менә ул - студент! Уку, аннан соңгы еллар... Исмәгыйль абый белән тнышу... Егетне исә шундук кисәтә Флүсә туташ: "Гомерең буена җитәкләргә кеше кирәк булса гына, минем арттан йөре,-ди. - Һәм мине генә түгел, әнием дә бар әле минем, балабыз да булыр..."

Егет күңелендәге мәхәббәтнең бөреләрен мондый кыраулар гына өтә аламы соң? Ул инде әллә кайчан риза, җитәкләп кенә түгел, кулларында күтәреп йөртергә дә риза ул Флүсәсен! Бер-берләренә шулай терәк булып гомер кичерәләр алар. Уллары Ирекнеңдә чын кеше булып җитешүе өчен тырышалар.

Югары белемле, үз эшен принципиальлек белән, яратып башкара торган Флүсә Галямовага күп оешмаларның ишекләре ачык була. Шулай бит инде ул, яхшысы да, яманы булса да кеше арасына тиз тарала. Ә Флүсә апаның баш хисапчы буларак үз эшен сәнгатькәрләрчә башкаруы, бөтен төр тикшерү органнарының аның эшендә бернинди закон бозулар, кытыршылыклар тапмавы - әлеге ханымны югары баскычка күтәрә, хөрмәтле итә. Сайлап алу мөмкинлеге булганда да Флүсә Галямова тәкъдим ителгән югары хезмәт хакының кайбер нәрсәләрне яшереп калу бәрабәренә икәнлеген белгәч, намусы кушканны - "азрак акча белән, әмма чисталык"ны сайлый.

Төрлесен күрәбез тормышта, төрле кешеләр белән очрашабыз... Шуларны күздән кичереп, Флүсә ападан да: "Канәгатьме инде сез үткәннәрдән, -дип сорадым. -Бәлкем, шундый зур-зур оешмаларда баш хисапчы булып эшләгәннән соң, бүген әллә нинди материаль байлыклар иясе була алган булыр идегез?" Соравыма сорау белән җавап бирде ул:"Кешегә ни кирәк?"

Әйе, сынаганда сынмыйча калып, язмышына язылган белән килешмичә, көрәшеп яшәгән Флүсә ханымның да торыр җире, күкрәгенә кысып сөяр баласы, сулышын да бергә сулаучы тормыш иптәше бар. Әнисен түрендә яшәтеп, тәрбия кыла алуына да шатлана ул. Ирек тә әнисе укыган уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган. Аның рухи яктан үсешен дә кайгыртан ата-ана. Бүген Ирек 7 төрле музыка коралларында уйнап, иҗат дигән дөньяның да серләрен тоемлый белә. Финанс өлкәсендә дә төшеп калганнардан түгел, теория өлкәсендә алдынгылардан булган егет үз эшен ачып җибәргән. Флүсә апа белән Исмәгыйль абый тормышына киленнәре дә, Ирекнең кызы белән улы да ямь өсти.

Ә мал? "Табылмаган мал тау тиклем",- дигән әйтем бар. Табылганына, янәшәңдә булганына, үз кулларың белән булдырганына шөкер итә белү кирәк! Гомер бизәкләре шул вакытта гына ачык төсләрдән торадыр ул! Ә Галямовлар моны күрә һәм шуныңча яши белә дигән уй туды, алар белән танышканнан соң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә