Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомер үтми. Без үтәбез гомер юлыннан...

Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче Мәрьям апа белән Миңниша абый Камалтдиновлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр.

Камалтдиновлар гаиләсе өчен декабрь ае-истәлекле, кадерле айларның берсе. Моннан нәкъ 55 ел элек, декабрь бураннарына уралып, Мәрьям апа Югары яктан Түбән якка, төп йортка, килен булып төшә. Төп нигезнең учагын саклап, кайнана белән 30 елдан артык бергә бер сүзле булып, яшиләр.

- Яшьләр әйтмешли, элек бит "аулак өйләр" модада иде. Егетләр, кызлар җыелышып күңел ача, бии, җырлый идек. Шунда Мәрьям исемле кызны күреп гашыйк булдым. Күрәсең, язмыш безнең яклы булгандыр, ул да каршы килмәде, шулай итеп, гаилә корып җибәрдек,-ди гаилә башлыгы Миңниша абый.

Аларның икесе дә тормышны төптән җигелеп тарта. Йорт тулы бала-чага, сугыш арты еллары, ачлык, кияргә дә рәтле кием юк, ә инде белем алу, гомумән, тәтеми. Мәрьям апа яшьтән үк үткен, чая була. Кызлар белән җыелышып, Киров якларына чыгып китәләр, урман кисүдә катнашалар, агач төпләрен чыгаралар. Шуннан беркүпме өс-башлык акча да юнәтеп кайталар.

Ул чордагы ватанпәрвәрлек хисе дә яшьләрдә искитмәле була. Эшнең авырлыгын карап тормыйлар, ни кушсалар, шунда эшлиләр. Мәрьям апа да туган авылына кайтып, фермага эшкә урнаша, Миңниша абый да хәрби хезмәттә 3,5 ел йөреп кайтканнан соң, колхозда эшләргә кала.

-Аяктан резин итек төшмәде инде. Ул чакта колхозның гөрләгән чагы. Башлап сыерлар саудым, аннан сыерлар бозаулату бүлегендә эшләдем. Төн куна идек, тәүлегенә 10-11 сыер бозаулый, барысын да карап өлгерергә кирәк,-ди Мәрьям апа.

90нчы елларда илебездә "Гаилә подряды" оеша башлый. "Йолдыз" колхозында беренчеләрдән булып, моңа Камалтдиновлар гаиләсе алына. Хуҗалык үсешендә, гомумән районның терлекчелек үсешендә үзләреннән олы өлеш кертәләр алар. Әлеге гаиләнең куйган хезмәте җитәкчеләр тарафыннан да бәяләнә. Мәскәүгә кадәр барып, съездларда катнашалар, Мәрьям апа район Советы депутаты булып тора, "ТАССРның атказанган терлекчесе" исемен йөртә, социаль ярышларда алган Мактау Грамоталары да бихисап аларның. Әлеге хезмәттә икесенең дә үткән елларын санасаң 80нән артык булып китә.

Бүген Камалтдиновлар - лаеклы ялда инде. Балаларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар күрсәләр, өйләнеп, гаилә бәхетен татый алмыйча вафат булган улларын югалту хәсрәтен кичерсәләр дә, алар бүгенгеләреннән бик канәгать. Хуҗалыкларында инде әлләни мал-туар асрап мәшәкатьләнмәсәләр дә, чәчәкләр үстереп, җәйлеген бакча эшләре белән юанып яшиләр. Бер кызлары Нәзирә-Ульян каласында, авылдагы кызлары Нәфисә исә, гаиләсе белән һәрвакыт килеп, бергәләп, ярдәмләшеп яшиләр. Бәйрәмнәрдә онык, оныкчыклар, туганнар җыела.

-55 ел сизелмәде дә үтте дә китте. Аллага шөкер, эшләдек. Бер-беребезне аңлый белдек, юл бирдек, яшьләргә дә киңәшебез шундый: бер-беренә юл бирә белсеннәр,-диләр Камалтдиновлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 55 яшьлек юбилей