Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомер мизгелләре

Район халкы арасында әлеге ханымга мөрәҗәгать итмәгән кеше бик сирәктер... Тормыш дигәнең адәм баласы алдына һәрчак ниндидер яңалык, үзгәреш, авырлык китерүе белән дә аның янына килергә мәҗбүр итә. Ә Дилә ханым Хәйретдинованың һәркем өчен ишеге ачык, иң мөһиме күңеле барча кешенең гозере сыярдай иркен.

Вакыт...Еллар...Аларны күпме генә тоткарлыйм дисәң дә, йөгәнсез ат сыман чабалар да, чабалар. Һичъюгы бер мизгелгә генә булса да туктап торсалар икән. Табигать-Анабыз шулай яратылган ки-ул һәрчак хәрәкәттә. Адәм баласы да үткән гомер елларын саный-саный, яуланган үрләрен барлый-барлый киләчәгенә таба юл яра. Ә үткәндә күпме борчу-сагышлар, авырлыклар, шатлыклар-һәммәсе дә һәркайсыбызның язмышында да урын алган.

Дилә Хәйретдиновага Иске Чокалы авылында, ишле гаиләдә үсә. Ни кызганыч, якыннары арасында бүген ике кыз туганы гына исән, бер кыз туганының үлеме шуның кадәрле аяныч була ки-өч кыз ишек төбендә утырып торганда уртанчыларын яшен суга.

Илне торгызу чорында дөньяга аваз салган Диләдә белем алу теләге бик көчле була. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Зур Аксу авылына йөреп укый. Аннан балачагында күңелендә йөрткән юрист булу хыялын тормышка ашыру нияте белән Казан шәһәренә юл тота. Гомере буе хуҗалыкта хезмәт куйган әтисе Хәмит баласының югары уку йорты ишекләрен ачып керүе шатлыгыннан кызына истәлеккә сәгать бүләк итә.

-Мәрхүм әтиемнең истәлеге булган ул сәгатьне әле дә булса кадерләп саклыйм. Ә иң истә калганы укырга киткәндә әтинең күңелләрне канатландырып җибәргән: "Бөтен кешегә дә юрист, прокурор булырга димәгән, син беренче чиратта гаиләңнең тоткасы, аның җылысын саклаучысы булырга тиешсең", дигән сүзләре,- ди Дилә ханым.

Хәмит аганың әлеге теләкләре дә тормышка аша. Юрист дипломы алган Дилә ханым, яшьлек елларында кавышкан тормыш иптәше Илдар абый белән ике кыз үстерәләр. Балалары икесе дә югары белемлеләр, Ильнарасы укытучы булса, Дианасы әнисе һөнәрен үзләштергән. Инде дәү әни һәм бабайның шатлыклары булып оныклар да үсеп килә.

Әйе, гомернең һәр фасылына аяк баскан саен артта калган еллар, борчылулар, тырышулар, шатлыклар турында күбрәк уйланыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хезмәт юлын башлаганда ул әле тәҗрибәсез бер кыз бала була. Ул елларны искә алып, шул чорда бергә эшләгән һәм ярдәм иткән остазларына: Иршат Шәйхаттаровка (ул елларда идарә начальнигы, мәрхүм, авыр туфрагы җиңел булсын), Әмир Сабирҗановка, Җәдит Вәлиулловка, Камил Насыйровка, хезмәттәшләре: Рәмзия Алиулловага, Гөлфирә Гафуроваларга рәхмәтле булуын белдерә Дилә ханым.

-Барлык эшне дә бергәләшеп, аңлашып эшли идек, дус-тату яшәдек,- ди.

Инде районнарда нотариус хезмәте таләп ителә башлагач, җитәкчелек әлеге вазифага Дилә ханымны тәкъдим итә. Әйтергә генә җиңел, ә бит әлеге хезмәт никадәр төгәллек, сабырлык, үтә дә җаваплылык сорый. Кайсы гаиләдә, нинди хәл юк: үлем-китем, йорт кәгазләре һ.б, һ.б.,саный китсәң, бик күп. Кайчак бер мизгелдә кеше, гаилә язмышларын хәл итәргә кирәк. Ә бу исә, Дилә ханымнан нотариус кына түгел, психолог булуны да таләп итә.

-Әлеге хезмәткә гомеремне багышлавыма һич үкенмим, һаман кешеләргә ярдәм итәргә тырышып яшәдем. Тик менә кайчак каршыма ир белән хатын, туганнар мал бүлешеп киләләр-шуларны күрү бик кызганыч. Бертуганнар арасындагы низагны, бер-берсенә әйтешкән сүзләрне тыңлау, соңгы чиратта аларны хәл итү йөрәкне әрнетә. Бер карасаң, бер ана карынында ныгып, туып-үскән иң якын кешеләр ич алар, ә минем бурыч - гадел булу,- ди Дилә Хәйретдинова.

Әйе, һөнәре таләп иткән сыйфатларга, кешеләргә ярдәм итүгә тугры калу- аның тормыш максаты. Шуңа да һәркем аның ишеген кирәкле кәгазен барлау өчен генә түгел, ә киңәш-табыш алу өчен дә шакый.

Бу көннәрдә гомеренең агымдагы матур бер фасылын билгеләп үтәргә җыенган Дилә ханымга киләчәгенең күркәм һәм якты булуын һәм алдагы үрләргә атлаганда да тормышының татлы мизгелләрдән торуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нотариус