Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гөлләргә тиң Гөлҗиһан

1942 елның ямьле язында, 2 март көнне, Югары Каракитә авылының Гөлзөһрә һәм Зиннәтулла Азизовлар гаиләсендә икенче бала булып нәни кызчык дөньяга аваз сала. Баланы гөлләргә тиңләптер инде, Гөлҗиһан дип исем кушалар.

Яшьтән ата-ананың кул арасына кереп үскәнгә һәр эштә дә уңганлыгы, булганлыгы әллә каян күренеп тора яшь кызның. Туган авылы хуҗалыгында нинди генә эшкә тотынса да, һәрвакытта алдына куйган бурычны намус белән башкара Гөлҗиһан апа.

Авылдашы Әмирҗан абый исә Гөлҗиһан апаның яхшы да, уңган да икәнен ишетүгә, аның белән очрашырга хыялланып йөри башлый.

"Барып сүз куша калсам, кире борып җибәрмәсме?" дип, икеләнә ул кайчак. Икеләнерлек тә шул, озак түгел хатыны үлеп, ике яшь бала белән тол калган иргә ризалык бирерме, юкмы икәнен бер Ходай гына белә... Төскә-биткә чибәр, ыспай гәүдәле Әмирҗан абый сүз кушкач, башта тәкъдимен кире какса да, әллә язмышлар, әллә чәчләр чәчкә бәйләнгән, тормыш юлыннан бергә атлап, ике балага ана булырга ризалыгын бирә Гөлҗиһан апа... Гомер уза аккан сулар кебек, инде менә 47 ел бергәләп тормышның бормалы да, сикәлтәле дә юлларын абынмыйча, сөрлекмичә генә, матур-тату үтеп баралар. Әниләре үлеп ятим калган ике кызга-Рәйнә белән Нурзинәгә, гомер буе ана назын бирде Гөлҗиһан апа.

Реклама

Үзенең бер-бер артлы туган биш баласы белән бертигез яратты ул ике олы кызын.

Алар гаиләсендә кешегә изгелек эшләүгә, аларның яхшы күңеллелегенә искитәрлек. Әле озак түгел Әмирҗан абый белән Гөлҗиһан апа корбан чалып, ул итне Уби балалар йортына илтеп тапшырдылар. Ходай нәкъ шундый изге гамәлләре өчен, күңелләренә күрә мул тормышта, балалар, туганнар, авылдашлар белән дустанә мөнәсәбәттә яшәргә язгандыр аларга. Шулай булмый ни, җиде баланың җидесе дә бәхетле тормышлары белән куандыра ич ата-ананы. Алар төрле шәһәрләрдә яшәсәләр дә, туган нигезгә, олыгаеп баручы ата-ананың хәлен белергә еш кына кайтып йөриләр. Бер-берсен тулыландырып, бер-берсенә ямь өстәп, иңне-иңгә куеп тормыш сукмагыннан балалар, оныклар, оныкчыклар бәхетен татып яшәгән, Гөлҗиһан апа белән Әмирҗан абый өчен шуннан да кадерле мизгелләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр