Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“Җир дә сукаладык, төзедек тә...”

Иске Шәйморзадан Файзә апа Габбазова да сугыш чоры авырлыкларын да күп күргән, шулай ук яшәгән дәверендә кайгы-хәсрәтләрне аңа күп кичерергә туры килгән.

Сугыш вакытында авыр эшләрдә эшләгән, шулар арасында биргәк тә үзәгенә үткәне үгез җигеп җир сукалау булган. Чыннан да, җир сукалау таза ирләр өчен дә җиңел эш түгел. Әтиләреннән дә бик яшьли ятим калалар алар. Яшь кенә кыз баланың гаиләдә олы ярдәмче булуы да үзе бер батырлык. Нинди генә авыр эш булмасын, барысын да эшли. Бәлки шуңадыр да аның характерында чын-чынлап ир-атларга хас батырлык, ныклылык сыйфатлары формалаша.

Казанга заводка да барып эшли ул. Аннан кайтып, озак еллар Борындык элеваторында төзү эшендә хезмәт куя башлый.

Файзә апа әйтүенчә, аның хезмәт дәверендә генә дә элеваторда 24 склад төзелә, орлык киптерү цехлары ясала. Файзә апа җитәкчелегендә мич чыгарыла. "Әлеге мич озак еллар хезмәт итте",-ди ул.

Лаеклы ялга чыккач, Файзә апа әнисе янына төп нигезгә кайтып тора башлый. Кызганыч, гаилә тормышы барып чыкмый. Шулай да өлкәнәйгән көнендә ул ялгызы түгел, янәшәсендә үзенең туган сеңлесе гомер кичерә, аның балалары кайтып йөри. Файзә апаны да яраткан әбиебез, дип олылап, хөрмәтләп, тәрбияләп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр