Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Җиңү таңнарының бик күп еллыкларын каршыларга насыйп булсын!

Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Зариф Сабир улы Насыйров шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм датасы белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов котлап, юбилярга Татарстан Президенты котлавын ирештерде һәм район башлыгының бүләген тапшырды.

Зариф абый аз сүзле кеше. Матурайтып, күпертеп сөйли торганнардан түгел. Язмышына язылганны сабыр гына үткәреп яши белүчеләрдән. Ә язмышында аның илнең иң авыр еллары...

Бөек Ватан сугышы башланганда Зариф абый Кызыл Армия сафларына чакырыла. Шушы вакыттан алып, илебезне немец илбасарыннан азат итүдә катнаша. Армия хезмәтен 7 ел үти ул. Зур Чынлы авылында сугышның утын-суын кичкән ветераннардан алар икәү генә калганнар. Үткән ел тормыш иптәше Кәримә апа белән бергә гомер итүләренә дә 65 ел тулган. Әлеге гаилә бәйрәме белән бертөркем җитәкчеләр аларны тәбрикләргә килгән иде. Исәнлек, озын гомер теләделәр. Кызганыч, Зариф абыйның быелгы кышта пар канаты Кәримәсе фани дөнья белән саубуллашкан. Әлеге югалтуны авыр кичергән Зариф абый. Әле ярый янында бүген улы Тәлгать һәм килене Гөлсинә бар. Алар белән бергә яңа туган таңны каршылап, илгә-көнгә бәрәкәт теләп, балаларын, онык-оныкчыкларын каршы алып, озатып яши ул. Киләсе 2015 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 язын каршыларга язсын, Зариф абыйга. Күпме күз яшьләре, авырлыклар аша килгән Җиңү таңы ич ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр