Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Зур Чынлы авылында яшәүче Факия әби Мөхәммәтшинага 90 яшь тулды

Зур Чынлы авылында гомер кичерүче Факия әби Мөхәммәтшина җәйнең җиләккә мул аеның беренче көнендә-1 июльдә дөньяга килә. Инде аңа 90 яшь. Акъәбине олы юбилее уңаеннан котларга район башлыгы Александр Шадриков, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов, балалары, оныклары җыелды.

Тормыш авырлыкларын күп күрә Факия әби. Сугыш башланганда 17 яшен әле яңа гына тутырган кызга, башка яшьтәшләре кебек, ир-ат эшен күп эшләргә туры килә. Алай гына да түгел, үз яшьтәшләре белән алар сугыш башланганда ир-егетләр сыман өйдән чыгып китәләр һәм биш елдан соң гына кайталар. Факия әби сугыш елларында "Барысы да фронт өчен" дигән лозунг астындагы барлык эшләрдә дә катнаша. Алар окоп казый, тимер юллар ясыйлар, урман кисәләр. 17 яшьлек кыз баланың күңелендәге ул еллардагы патриотик карашны берни белән дә чагыштырырлык булмый.

-Авыр хезмәттән курыкмадык без. Бары җиңү өчен, илебездә тынычлык булса иде, дип янып эшләдек. Аякларда чабата, язгы-кышкы вакытта ул шакылдып туңып китә иде, берни сизми. Бары өйгә кайткач, аны җылытып салганнан соң, аякларның әрнүенә чыдап булмый иде. Минем белән авылдан киткән кызлар-яшьтәшләремнең исәннәре юк, кызганычка каршы. Миңа биргән озынгомерлелек-Ходай бүләге. Оныкларымның үсүен күрәм менә, инде оныкчыкларым да бар,-ди Факия әби куанып.

Факия әбинең тормыш иптәше Рәшит тә сугыш ветераны. Биш ел сугышта йөреп, ул бер күзен югалтып кайта. Инде вафат булганына да шактый еллар узган. Икесе дә авылда колхозда көн-төн хезмәт итеп, балалар үстерәләр алар. Бер улы һәм кызы Камәрия авылда төпләнеп калалар, калганнары исә шәһәрдә эшләп, гомер кичерәләр.

-Әни эзенә баса-баса барабыз, лаеклы ялда инде үзебез дә, оныклар да үсә әнә, -ди үзе дә биш бала әтисе булган улы Мидехат абый.

Факия әби дә шушы улы һәм килене Мөслимә тәрбиясендә яши. Быел менә бергә гомер кичерүләренә 45 ел булган. Өйләре бик матур, якты итеп эшләнгән, акъәбинең урыны да түрдә.

-Әни белән бервакытта да сүзгә килешкән булмады. Бик акыллы, һәрвакытта ярдәме, киңәше белән булды. Аллага шөкер, матур яшибез,-дип сүзгә кушыла Мөслимә апа да.

Түр яктагы урыны янында Факия әбинең кәрәзле телефоны бәйрәм көнне тынып та тормады. Балалары, оныклары әбиләренең хәлен белешеп, туган көне уңаеннан котлауларын җиткерәләр. Шул көннәрдә бәйрәменә сөенеч булып, Чита якларында армия хезмәтен үтәгән оныгы Илсур кайтып җитәсе икән. Юлда вакытта ул да әбисенә изге теләкләрен теләде.

Факия әбинең авыр сугыш елларында башкарган хезмәтен, район, илебез үсешенә багышлаган гомерен олы бәяләп, район башлыгы Александр Шадриков Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын җиткерде һәм бүләк тапшырды.

-Бүген бии торган көн бит,-дип район башлыгының шаяртуына каршы Факия әби: "Ә нишләп биемәскә, сугыш еллары түгел лә. Хәзер бөтен нәрсә бар, ил-көннәребез генә тыныч булсын, дип теләктәшлек белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшен билгели