Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Еллар саный гомер иртәсен

Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып, иллене тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.

Моннан нәкъ 50 ел элек, җәй аеның иң матур чагында, Кече Чынлы авылында гади генә тормыш алып баручы Исмәгыйль абый һәм Заһирә апалар гаиләсендә, икенче бала булып, тагын бер кызчык дөнья яңгыратып аваз сала.

Авыл мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлап, югары белем алу максатыннан, 1984 елда, Альбина Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлый һәм яшьлек дәрте ташып торган кыз үзенең туган мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта.

Ел артыннан еллар сиздермичә үтәләр. Альбина Исмагиловна балаларга рус теле һәм әдәбияты буенча белем бирүнең 28 нче елы үтеп бара. Аның төп максаты: рус теле фәне аша кешеләрне яратырга өйрәтү, укучыларында намуслылык, киң күңеллелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү; грамоталы, белемле шәхесләр чыгару.

Хезмәтенең гүзәл нәтиҗәсе-укучыларының район күләмендә олимпиадаларда җиңүе, алай гына да түгел, республика олимпиадаларында көч сынашулары. Бүген дә ул дәресләрендә алдынгы технология элементларын кулланып эшли, укучыларны иҗади яктан үстерү юлларын эзли.

Сыйныф җитәкчесе буларак, Альбина үзенең балаларына культуралылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияли, сынаулар алдында югалып калмаска, гадел булырга өйрәтә. Килеп чыккан борчуларны ата- аналар белән бергәләп хәл итәргә тырыша.

Ул белем биргән, тәрбияләп чыгарган укучылары-күпләгән профессия кешеләре бүген дә аны үзләренең якын дуслары, киңәшчеләре дип саный.

Әйе, барлык тормыш борчуларын оныттырып торырга аның мәктәбе, яраткан фәне, укучылары бар. Рус телен һәм әдәбиятын укытуга багышлаган хезмәт юлының 22 елга якыны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасында да үтә. Тырыш хезмәте мәктәп администрациясе, район мәгариф бүлеге, Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгының Почет грамоталары белән бәяләнә.

Узган ул гомер, үткән - аны үзгәртеп булмый, ә менә киләчәккә өметләр баглап, планнар корып, ниятләр ниятләп була. Шуңа да без, хөрмәтле коллегабызга киләчәгенең якты, матур, бәхет тулы таңнары булуын телибез. Бар хыяллар тормышка ашсын, тигезлектә, балаларның иң кадерле әнисе булып саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев