Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Егетләргә солдат булу килешә

Ильнар Шәйхаттаров кече яшьтән үк спортны яратып үсте. Җиңел атлетика буенча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә һәм район күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып призлы урыннар яулады.

Казан (Идел буе) Федераль университетының юридик факультетында укыган елларында да спортны ташламады. Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, диплом алганның икенче көнендә үк Россия Кораллы Көчләр сафларына хәрби хезмәткә китте. Хәрби комиссариатның чакыру комиссиясе Ильнарны элиталы саналган-Россия Федерациясенең Эчке эшләр гаскәрләренә җибәрде. Якташыбыз берничә ай башлангыч хәрби өйрәнүләрдә булды, үзен бөтен яктан үрнәк солдат итеп күрсәтте. Кыска гына вакыт эчендә БТР маркалы хәрби машинаны үзләштерде. Ильнар хезмәт иткән часть әледән-әле тактик өйрәнүләрдә катнаша, илебез һәм халкыбыз иминлеген тәэмин итүдә уяулык күрсәтә. Хәрби хезмәт отличнигы Ильнар Шәйхаттаров берничә мәртәбә командирларның рәхмәтләренә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби тәрбия