Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Диңгезләр кичкән якташыбыз

Якташыбыз Алмаз Халитов урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Аннан соң да укуын Казандагы колледжда дәвам итте.

Диплом алгач Казан кооператив институтына укырга да кергән иде, әмма хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе килгәч, армиягә барып кайтуны үзенең төп бурычы итеп санады һәм хәрби хезмәткә китте. Чакыру комиссиясе егетнең ныклыгын, белемле булуын исәпкә алып аны хәрби Кара диңгез флотына җибәрде. Аңа әлеге флотның радиоэлектрон көрәш үзәгендә хезмәт итәргә туры килде. Өлкән матрос Алмаз Халитов-хәрби белгечлеген бик тиз үзләштерә, хезмәттәшләре арасында ихтирам казана. Хәрби әзерлек, югары сугышчан дисциплинасы, инициативалы һәм хәрби бурычын үрнәк төстә үтәгәне өчен берничә мәртәбә часть командирларының Рәхмәт хатларына лаек була. Кече Чынлы авылында яшәүче әти-әнисе Резидә Шәүкәт кызына һәм Ринат Әмирҗан улына да Ватанны лаеклы саклаучы кыю ул үстергәннәре өчен Рәхмәт Хатлары килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби тәрбия