Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Дилбәр апа Хакимова янында кунакта

Бөтендөнья инвалидлар декадасы уңаенан, без 7 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез белән тумыштан авыру булган Хакимова Дилбәр апа белән очрашуга бардык.

Дилбәр апа безгә үзе һәм үзенең кызыксынулары турында сөйләде. Ул рус телендәге китаплар укырга, төрле фильмнар карарга, музыка тыңларга ярата икән. Аның тормышны яратуы, киләчәккә ышаныч белән каравы, башкалар белән ягымлы сөйләшүе бездә соклану хисләре уятты.

Еш кына сау-сәламәт кешеләрнең зарлануын ишеткәч, авыр булып китә. Ирексездән шушы физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр күз алдына килеп баса. Кеше ярдәменә мохтаҗ булсалар да, алар киләчәккә өмет белән карыйлар, яшәүдән ямь табып яшиләр. Аларга шушы ун көндә генә түгел, һәрдаим игьтибарлы булсак иде. Ярдәм итик, җылы сүзебез белән күңелләрен җылытыйк аларның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге