Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Десантчы чүпрәлеле Булат

Россия Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакырылган райондаш егетләребезнең уңышлары аларны тудырып үстергән әти- әниләрен генә түгел, безне дә куандыра.

Район хәрби комиссары Вил Нуруллин да солдатларыбыз хезмәт иткән часть командирларыннан шатлыклы хатларның еш килүе турында сөйли. Армиягә чакыру комиссиясен үткәндә дә егетләрнең элиталы частьләргә, бигрәк тә һава десанты, диңгез флоты һәм чик буе гаскәрләренә ашкынып торуларын күрергә туры килә. Булат Ханбиков та үткән ел армия хезмәтенә Иске Чүпрәле авылыннан чакырылган иде. Комиссариатта озын буйлы, нык егетне шунда ук игътибарга алалар һәм Севастополь шәһәрендәге десант- штурмлау частенең диңгез пехотасына җибәрәләр. Якташыбыз беренче көннән үк үзен акыллы, тыйнак һәм чын десантчы итеп күрсәтә. Армиягә киткәнче спорт белән дус булуы да ярап куя. Чөнки монда хезмәт итүчеләрдән аеруча ныклык һәм кыюлык таләп ителә. Сугышчан заданиеләрне үрнәк үтәгәне өчен командирларның рәхмәт сүзләренә лаек була. Әле күптән түгел генә аңа Россия Федерациясе Оборона министрлыгының медале тапшырылды. -Солдат хезмәтен малай чактан ук ярата иде. Ульяновскида авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлау белән үк, дипломын да алырга өлгермичә армиягә китеп барды. Аның уңышларына бик сөенәбез, әлбәттә,- ди солдатның әтисе Җәгъфәр Абдрахманович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт