Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Данлы хезмәт бизи кешене

Сиксән яшен узып китсә дә аңа ул яшьне бирмәссең. Шушы яшьтә бик сирәк ирләргә генә хас күңел күтәренкелеге, яшьләрчә җитез хәрәкәт кебек сыйфатларга ия булган, яшәүнең тамчы хәтле генә рәхәтлегеннән дә зур канәгатьлек тоеп гомер кичерүче Рәис Рәхимовның тормыш юлы ак җеп булып сузылды.

Рәис Рәхимов Иске Шәйиорза авылында яшәп, бөтен барлыгын механизатор, комбайнчы хезмәтенә биргән кеше. 1960 елда Куйбышев өлкәсендәге Раменск авылында бер еллык курсны тәмамлаганнан соң, аның бөтен эшчәнлеге туган авылы белән бәйле булды. Ульяновскидагы авыл хуҗалыгы институтында өч курсны тәмамласа да, механизатор хезмәтенә булган мәхәббәте аны машина-трактор паркына әйдәде. Үткән гасырның сиксәненче еллары әле дә хәтердә. Рәис абый ул чакта СК-3, аннан соң СК-4 комбайннарында эшләде. Урып-җыю чорында партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары уракта катнашучыларның эшенә һәр өч көн саен нәтиҗә ясыйлар иде. Әлбәттә инде, алдынгыларның комбайны өстенә аләм күтәрелде. Ярышны әйдәп баручы символы булган андый күчмә кызыл аләм Рәис абыйның кулыннан бер дә китмәде диярлек.Күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен аңа 2002 елның 11 октябрендә "Россия Федерациясенең атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде, хөкүмәтнең бик күп бүләкләренә лаек булды. Пенсиягә чыкккач та 15 еллап хуҗалыкта эшләвен дәвам итте.

Реклама

-Сез бүген дә бик яшь күренәсез, сәбәбе нидә?-дигән соравыма: -Сәламәт яшәү рәвеше белән гомер кичердем, яман гадәтләрдән ерак торырга тырыштым, хатыным Кадрия белән дә бик тату яшәдек. Гомере буе ул укытучылыкта эшләде, аның вафатына да ике ел вакыт үтте,-ди хезмәт ветераны.

Тормыш сынавы шушыдыр, мөгаен. Картлык көндә ялгыз яшәве бигрәк авыр диләр шул. Рәис абый да Казахстан якларыннан кайткан Зәйтүнә апа белән парлашып, калган гомерен аның белән ярдәмләшеп, бер-берсенә таянып яшәргә карар кыла. Ходайга мең шөкер, бүген алар үзләренчә бик бәхетле. Әле үткән көннәрдә Казанда үзенә операция ясаганнар, анысы да уңышлы булыр дип ышанабыз. Рәис абыйның Ульян өлкәсендә яшәүче улы Илһам да гаиләсе белән бик еш кайткалап китә, көн саен диярлек шалтыратып хәл белешеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр