Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә яшәүче Нәфисә Җәлаловага РФ министрлыгы бүләген тапшырдылар

Гомер буе куйган хезмәтеңне хөрмәт итеп, аңа югары билге куйсалар аннан да зур бәхет бармы икән? 42 ел бер урында бухгалтер вазифасын ихлас күңелдән намус белән үтәгән Нәфисә Җәлалова кебек шәхесләр күп түгел, нәкъ шундый кешеләр җәмгыятебез горурлыгы булып тора да инде.

Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, 1972 елда "Сельхозтехника" ның район берләшмәсенә бухгалтер булып эшкә килгән иде ул. Райондагы иң зур оешмада беренче күнекмәләрен алды, бухгалтер хезмәтенең асылына төшенде. "Ул чакта миңа бик тәҗрибәле остазлар белән эшләргә туры килде. Ни дисәң дә яшь белгеч бит әле. Җитмәсә шушындый зур коллектив, аның эш күләме дә ул чакта миллион сумнар белән исәпләнә иде. Авыр вакытларда ярдәм, киңәш тә сорадым. Тырыштым, өйрәндем. Бүген дә ул чактагы остазларыма бик рәхмәтлемен",- ди Нәфисә ханым. 1990 нчы еллар башында шушы берләшмә составында "Агропромснаб" оешмасы барлыкка килә. Аңа район колхозларындагы авыл хуҗалыгы техникасын запас частьләр белән тәэмин итү бурычы йөкләнә. Товар әйләнеше әллә ничәшәр миллион сумны тәшкил итә. Әлбәттә, монда баш бухгалтерның үз эшен профессиональ осталык белән башкара белүе зур роль уйный. Төгәллек һәм һәр тиеннең үз урынында булуы өчен дә беренче чиратта ул җаваплы. Озак еллар дәвамындагы эш чорында Нәфисә Җәлалова күп мәртәбә Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. Заманалар үзгәреп совет вакытындагы оешмалар, колхозлар әкренләп юкка чыга. Алар урынына башка төр хосусый милектәге хуҗалыклар барлыкка килә. 2006 елдан башлап Нәфисә Равиловна "Мәхмутов" крестьян- фермер хуҗалыгында бухгалтер эшен дәвам итә. Шушы көннәрдә генә аның фидакарь хезмәтләренә югары билге куелды. Район агро идарәсенең кадрлар буенча консультанты Дамир Аббазов белән әлеге КФХ башлыгы Ильмир Мәхмутов аңа РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Мактау грамотасын һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. "Тормышымнан бик канәгать, ирем Азат акыллы иптәш булды. Гомере буе район электр челтәрендә эшләп лаеклы ялга чыкты, күп бүләкләр алды, "Хезмәт ветераны" исемен бирделәр. Моннан берничә ел элек Казаннан кайту юлында энесе Альберт эссез югалгач бик өзгәләнде, утырып елаган чаклары күп булды, шуннан авыруга сабышты. Ике бала- ул белән кыз үстердек, тәртипле булдылар, укып югары белем алдылар. Инде үзләре гаилә тоталар, икешәр балалары бар",- дип сөйли Нәфисә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бухгалтер РФ министрлыгы