Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә таптым бәхетемне

Хезмәттәшебез турында языйм әле, дип башладым да, уйланып калдым. Озактан бирле беләбез кебек аны - безне хезмәт бәйли. Шушы бәйләнеш бәрабәренә күпме юллар бергә үтелгән дә, нинди генә киңәш киңәшелмәгән, сүз сөйләнелмәгән! Ә уйланып баксаң, нинди кеше соң ул, Суфия?!

Безнең төбәккә Кайбыч якларыннан килен булып килгән ул. Килгән дә шунда бөрегеп калган. "ТАТМЕДИА" дигән зур бер оешмада бирәсе отчётларны биреп, тотыласы хисапларны тотып, Казаннан Чүпрәлегә кайтканда, юл озынлыгыннан аптырап:

-Петр I сокланып, имәннәреннән кораблар төзеткән Кайбыч якларын ташлап, бу кайтып та җитеп булмый торган Чүпрәлегә нәрсә дип килдең инде Суфия,-дип сорап куйган чаклар була. Аның җавабы һәрвакытта да бер генә:

-Меңъяшәр имәнгә тиң ярымны шушы яклардан таптым шул мин, шуннан Ходай мәхрүм итмәсен,-ди.

Җавабында дөреслек ярылып ята. Гомумән, редакциябездә баш бухгалтер булып эшләүче Суфия Хәмзә кызы Айметдинова ялган сөйли белми, икейөзлелекне сөйми.

"Кеше характерындагы бөтен яхшы нәрсә-балачактан", дигән әйтем минем язмам героена бик туры килә. Дилбәр апа белән Хәмзә абыйның дүрт кызлы гаиләсендә өченче булып үсә ул, ата-анасы аңа аерым игътибар биргәндер, дип әйтеп булмый. Ничә авылга бер фельдшер булган Дилбәр апаның да, Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмзә абыйның да эштән бушап торган чаклары булмый. Кызлар да бер-бер артлы туган нигездән китә торып, үз юлларын үзләре таба. Ата-ананың балаларына биргән яхшылыгы - куркмау, какшамау, авырлыклар каршында югалып калмау кебек сыйфатларны үзләреннән аларга күчерүләре һәм тормышта күпне күргән, тәҗрибәле кешеләр буларак, акыллы киңәшләре. Суфия балачак елларында күршедәге рус авылына йөреп укый, белем алуын дәвам иттерергә теләп Казан шәһәренә килә. Үзе әйтмешли меңъяшәр имәнгә тиң Рәисе - Яңа Чокалы авылы егетен дә шунда очрата. Кызын сорарга килгән шаян, уен көлкеле, тәвәккәл кешеләрне күргәч Дилбәр апа: "Ай Аллам, мишәрләр бит болар!" дип куя. Ә соңыннан, еллар үткәч, мишәр кияү иң яраткан һәм хөрмәт иткән кияүләрнең берсенә әверелә Дилбәр апа өчен.

Кайбыч кызы да, башлап Зәйнәп белән Нәсибулланың ишле гаиләсендә, соңрак авыл кешеләре, райондашлар арасында үз урынын таба. Максатка омтылучан, хезмәт сөючән, көчле рухлы Суфия иренә тиң яр булып, нәселне баетып бер-бер артлы ике кыз тудыра дөньяга. Ул чорда "Сельхозтехника" җәмгыятендә җаваплы урында, соңрак исә җитәкче дә булып эшләгән Рәис белән алар, шушы нәни балаларын җитәкләп, Яңа Чокалы авылыннан район үзәгенә күченәләр. Суфия исә "Туган як" редакциясенә баш бухгалтер булып эшкә урнаша. Республика бюджетына салым кертүчеләр арасында эреләрдән саналган "Татмедиа" җәмгыяте үз хезмәткәрләре алдына яңадан-яңа бурычлар куя. Бу шул ук компьютерлаштыру, бухгалтерия системасындагы барлык төр отчетларның электрон башкарылышы һ.б., һ.б.. Шуларның барысының да асылына төшенеп, белмәгәннәрен яңадан өйрәнеп, үз эшчәнлеген тел-теш тидермәслек итеп оештыра ул безнең хисапчыбыз. "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм чаралар агентлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнүе дә, Чүпрәле районы башлыгының озак еллар һәм нәтиҗәле хезмәте өчен бирелгән Рәхмәт Хаты да моңа бер дәлил булып тора.

Хезмәттәшебез әни буларак та хөрмәтле. Гомер юлдашы Рәис белән бергәләп кызларына югары белем алырга шартлар тудырып, тормыш киңлекләренә очырдылар алар. Бүген исә кода-кодагыйлар белән йөрешеп, оныклар сөеп, гомер кичерәләр.

Бәхетең гомерле булсын, гомерең бәхетләрдә кичсен, дип телибез Суфия Хәмзовна! Һәрвакытта да шундый көчле характерлы, ачык сүзле булып кал. Бала-кияүләрең, тормыш иптәшең, оныкларың шатлык кына китереп торсын. Саулык-сәламәтлегең дә нык булып, гомер буенча озата килсен, хезмәтеңдә дә уңышлар гына юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев