Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә сугыш ветераны 90 яшьлеген билгеләде

Бүген Иске Шәйморза авылында гомер кичерүче Сәгыйть Зәйдулла улы Бикчуровны хөрмәтләделәр, аңа 90 яшь тулды.

Хәер, түгәрәк гомер датасы паспорт буенча 5 ноябрьдә генә булса да, Халык бердәмлеге көне уңаеннан ялга-туган нигезгә ветеранның балалары, туганнары, якыннары җыелган. Татар халкының йола-традиияләрен зурлап, юбилейны да Корбан ашы белән зурлап уздырырга булганнар. Тирә-күршеләрен, авылдашларын да чакырганнар.

Сәгыйть ага Бикчуров- сугыш һәм хезмәт ветераны, Иске Шәйморза авылында олы хөрмәткә ия шәхес. Биредә аның бар тормыш юлы уза, шунда туып үсә, 1943 елда Совет Армиясе сафларына да чакырыла, аннан кайтып, туган авылында гаилә кора, балалар үстерә, хезмәт итә.

Сугыш елларында аңа Запорожье шәһәреннән Прагага кадәр юл үтәргә туры килә. Дүрт тапкыр яраланган кыю солдат Будапешт, Вена, Прага шәһрләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Җиңү бәйрәмен дә Прагада каршы ала ул. Сугышчан батырлыклары өчен "Кызыл Йолдыз" һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыш тәмамланып та, Сәгыйть агага туган авылына 1945 елның көзендә генә кайту насыйп була. Комсомол, партия оешмасы эшләрендә активлык күрсәтә. Гомеренең 30 елын авыл, "Әбдриев исемендәге" колхоз үсешенә багышлап, баш бухгалтер вазифасын башкара. Күпләр әлеге хуҗалыкның алдынгылар рәтендә булуын хәтерлидер, билгеле монда Сәгыйть ага Бикчуровның да өлеше зур була. Хезмәтендәге казанышлары өчен ул атказанган икътисадчы исеменә лаек була.

-Колхозда еш кына республика һәм район күләм киңәшмәләр уза иде, яшь белгечләр ул елларда кайтты, авыл халкы тырыш иде, үсте, үзгәрешләр кичерде,-ди ветеран искә алып.

Сәгыйть аганың беренче яр итеп сайлаган Солтаниясе 1969 елда ике баласын калдырып, вафат була. Аннан ул яңадан гаилә төзеп, Суфия апага өйләнә, кызганыч, ул да 2013 елда бакыйлыкка күчә. Бикчуровлар гаиләсендә ике ул һәм бер кызы үсә. Олысы Ирек Апас районында хирург булып эшләсә, кызы Роза да бар гомерен медиина өлкәсенә багышлый. Ә инде төпчек улын-Илһам Бикчуровны район халкы авыл җирлеге башлыгы буларак белә. Алты онык, биш оныкчык-ветеранның нәсел дәвамчылары.

Тынгысыз ветеран лаеклы ялга чыккач та, бүген дә тик тормый. Озак еллар ветераннар советын җитәкли, "Җир һәм кешеләр музее" директоры вазифасын башкара.

Хуҗалыгында умарталар карый, авыл тарихын барлауда үзеннән зур өлеш кертә. Озак еллар дәвамында берәмтекләп җыелган тарихи язмалар нигезендә "Шәйморза", "Шәморза мәчетләре тарихы" китаплары дөнья күрә. Әлеге хезмәтләре өчен дә ул "Мәдәният өлкәсендәге уңышлары" билгесе белән бүләкләнә.

90 еллык юбилее уңаеннан хөрмәтле ветеранга Россия Президентының котлау хатын һәм бүләкне шәхсән район башлыгы Александр Шадриков үзе тапшырды. Сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен хөрмәт сүзләре белдереп, аңа хәерле гомерләр, исәнлек теләде. Юбиляр исә җавап итеп, шәхси имзасы салынган китабын бүләк итте.

Түгәрәк өстәл артында Сәгыйть ага Бикчуров район башлыгы белән бүгенге район үсеше турында сөйләште, сугыш елларын искә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшь сугыш ветераны