Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле ветераннар Советы тыл ветеранын котлады

Зур Чынлы авылында яшәүче тыл ветераны Исхак Исмай улы Сәлахов шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Исхак абыйның бала чагы- сугыш, үсмер чагы сугыштан соң илне торгызу чорына туры килә. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. Әтисе Исмай аганы сугышка алгач алар әниләре карамагында 9 бала кала. Сугыш башланганчы аңа 3 класс белем алып калу насыйп була, бүтән ул укый алмый. Әмма ни генә булмасын, ачлы-туклы булса да балалар үсеп җитә. Исхак абый да армия хезмәтен үтәп, туган авылына әйләнеп кайта. Армия елларында укып, шофер таныклыгы ала. Беренче олы хезмәт юлын ул колхозда, шофер ярдәмчесе булып башлап җибәрә (сугышка кадәрге елларда әтисе янында комбайнчы ярдәмчесебулып та эшли әле ул), аннан мөстәкыйль рәвештә машина йөртүне йөклиләр. 12 ел шофер булып эшли ул. Мәктәптә укый алмаса да, тумыштан бирелгән аң-зиһене аңа үзлегеннән укып белемен күтәрергә ярдәм итә. Зиһенле егетне колхоз рәисе дә күреп ала һәм аңа хуҗалык мөдире вазифасын ышанып тапшыра. Биредә дә сынатмый Исхак абый, әлеге вазифаны 25 ел намус белән башкара. Исхак абыйга төрле елларда берничә рәис кул астында эшләргә туры килә. Әмма һәркайсыннан рәхмәт сүзләре генә ишетә ул. 1990 елда лаеклы ялга чыга ул. Әмма бүгенге көндә дә әле хөрмәтле ветеран сафта, хезмәт юлын дәвам итә дисәм дә ялгышмам. Менә инде 15нче елын ул Зур Чынлы авылы ветераннары советын җитәкли. Исхак абыйның түшен "Данлы хезмәт өчен", Бөек Җиңүнең 50, 55, 60, 65, 70 еллыгы уңаеннан бирелгән медальләр бизи. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Тормыш иптәше Рәйсә апа белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр, һәркайсына югары белем алырга ярдәм итәләр. Бүгенге көндә исхак абыйның 11 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

-Балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәделәр, тормышта үз урыннарын таптылар. Һәрдаим хәлемне белешеп торалар, кайтып-китеп йөриләр. Без күргәннәрне яшь буын күрмәсен иде. Илләр-көннәр генә тыныч булсын,-ди ветеран бүгенге көнгә шөкеранә кылып.

Исхак абыйны олы юбилее белән тәбрикләргә район ветераннар советыннан Фиркать Җәлалов һәм Равил Шәкуров та килгәннәр иде. Район ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлалов Исхак абыйга район башлыгы Александр Шадриков имзалаган Рәхмәт Хатын һәм Мактау Грамотасын тапшырды, юбилее белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр ветераннар советы