Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

“ОМОН”да да Чүпрәле егетләре сынатмый

Армиягә югары белемле юристлар да кирәк. Гадәттә андый һөнәре булган егетләрне Эчке гаскәрләр йә булмаса "ОМОН"га алалар.

Әлбәттә, әлеге частьләрдә хезмәт итү өчен юридик белемнән тыш, физик әзерлекле булу да таләп ителә. Айбулат Шәрәфетдинов Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбен яхшы билгеләргә тәмамлады. Аннан соң укуын Казан федераль университетының юридик факультетында дәвам итте, "юрист" белгечлеге буенча диплом алды. Айбулатның кече яшьтән футбол, хоккей уйнап үсүе дә файдага булды. Югары белемле, сәламәтлеге нык егетне хәрби комиссариатта шунда ук "ОМОН" хезмәтенә билгелиләр. Кыска гына вакыт эчендә якташыбыз сугышчан һәм физик күнегүләрне югары билгегә үзләштерде. Командирларның боерыгын җиренә җиткереп үтәгәне өчен берничә кат рәхмәт сүзләренә лаек булды. - Телефон аша һәр көнне диярлек сөйләшеп торабыз. Хезмәтеннән зарланмый, шәһәр буйлап патрульләрдә йөрибез, дип сөйли,- ди Айбулатның әтисе Данир Шәрәфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт 23 февральВатанны саклаучылар көне