Чүпрәле егете парадта катнашкан
Иске Чүпрәле авылында туып-үскән Илфат Алиуллов үткән ел урта мәктәпне тәмамлый. Киләчәген ул кешеләр иминлеге сагында хезмәт итүгә багышларга уйлый һәм Мәскәү шәһәрендәге Россия Гадәттән тыш хәлләр академиясенә укырга керә.
Булачак яшь коткаручы Мәскәү шәһәрендәге парадта катнашырмын, дип мөгаен уйлап та карамагандыр. Әмма нәкъ менә төз буйлы, физик яктан яхшы әзерлекле Чүпрәле егетен Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадта катнашырга алалар.
Әти-әнисенең әйтүенә караганда, әзерлек айлар дәвамында көнендә төнен дә дәвам итә. Үзенә йөкләнгән вазифаны Илфат тулысынча аклый һәм хәрби бурычын үтәүдәге үрнәк күрсәткечләре өчен РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр министрының Рәхмәте белән бүләкләнә.
-Чүпрәле данын яклаган егетләребезнең нәтиҗәле күрсәткечләре район крайны өйрәнү музеенда лаеклы урын ала. Истәлекле бүләкләр, Рәхмәт Хатлары музейның бер өлешендә тарихыбызны барлап, тулыландырып тора,-ди музей хезмәткәре Нәфисә Усманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев