Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле егете командирның Рәхмәтенә лаек булган

Чүпрәле егетләре хәрби хезмәттә сынатмый. Бу турыда район хәрби комиссары Вил Нуруллинның әйтүе, редакциягә кабул ителгән шалтыратулар һәм якыннары тарафыннан җиткерелгән хәбәрләр дә сөйли.

Шланга авылында туып, үскән Фидель Фәүзелҗан улы Фәсхетдинов 2014 елның декабрь аенда хәрби хезмәткә китә.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Ульяновск төзелеш колледжында белемен дәвам итә, хәрби хезмәткә киткәнче читтән торып югары уку йортына да керергә өлгерә. "Май чүлмәге" тышыннан билгеле диләр халык телендә. Чыннан да укуда да тырыш булган, иҗтимагый өлкәдә дә актив егет хәрби хезмәтендә дә үзен күрсәтеп, командирларның Рәхмәт Хатларына лаек була.

Россиянең эчке эшләр гаскәрендә хезмәт иткән Фидельнең уңышлары белән әти-әнисе, якыннары да горурлана. Шушы көннәрдә янында кунак булып, күреп тә кайтканнар үзен. Инде тиздән, берничә айдан туган нигездә күрешү көнен көтәләр. Без дә әлеге теләкләргә кушылып, Фидельнең исән-имин хезмәт итеп, кече Ватаны Чүпрәленең лаеклы улы булуын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт командир