Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шундый ул, Анна апа!

Иске Чүпрәле авылының Дементьев урамында Анна Дергунова яши. Бирегә ул «Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту" программасы буенча Яңа Уби авылыннан күчеп килә.

Быел әлеге йортта яшәвенә аның өч ел булган. Барлык уңайлыклары булган өйдә чисталык хөкем сөрә. Анна апага, аның туп-туры итеп атлап йөргән төз гәүдәсенә карасаң, 95 яшьне һич тә бирмәссең. Шулай да язмыш тарафыннан җибәрелгәнне күрергә күп туры килә аңа...

Яңа Уби авылында Ярухиннар гаиләсендә 1917 елда дөньяга килгән Анна икенче бала була.

1939 елда алар йортына каршы якта гына гомер кичерүче Егор Матросов Аннага күз төшерә. Күп тә үтми алар өйләшеп тә куя. Тик нибары өч ай бергә яшәп калырга гына өлгерәләр, Егор сугышка китә. Бу вакытта, башка хатын-кызлар белән берлектә, Анна да "Барысы да сугыш өчен" лозунг астында көн-төн хезмәт куя. Анна ат белән сугышка китүче солдатларны озатып йөри. Колхозда атлар беткәч, әлеге эшне үгез җигеп башкара. Аннан кая кушалар, шунда хезмәт куя. Хәрби комиссариат кушуы буенча Анна Удмуртиягә ракета заводына барып 1 ел эшли.

Реклама

Сугыш чорында куйган хезмәтләре өчен аны медаль белән бүләклиләр, ул тыл һәм хезмәт ветераны.

Сугыш тәмамлана, әмма аның сөйгән яры Егор әйләнеп кайтмый. Анна сугыштан кайткан Иван Дергунов белән уртак тормыш башлый. Әмма язмыш аңа тагын да сынау җибәрә. Уртак кыз балалары дөньяга килеп, яши генә башлыйлар, ул үлеп китә. Алар әлеге кайгыны бик авыр кичерәләр. Тик тормышны дәвам итәргә, яшәргә кирәк. Аннан янә бер кыз һәм бер ир балага гомер бирәләр Дергуновлар. Аларны олы тормыш юлына чыгару өчен зур хезмәт куялар, гомере буе колхоз эшеннән кайтып кермиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне