Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шланга авылында яшәүче Гелҗиан әби Айнетдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләде

Шланга авылында гомер кичерүче Гелҗиан әби Айнетдиновага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путиннан котлау килде.

"Хөрмәтле Гелҗиан Абдулхак кызы! Юбилеегыз уңаеннан ихлас котлау һәм изге теләкләремне кабул итегез. Без сезнең буын - Бөек Ватан сугышының бик авыр сынауларын намус белән узган батырлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм изге теләкләр!" - дигән юллар бар анда.

-Бүгенге матур, якты көннәр өчен без сезнең алда баш иябез. Бәхетле, тыныч картлык, сәламәтлек телибез, -дип авыл җирлеге башлыгы Альберт Мөхәррәмов та район башлыгы Александр Шадриков һәм шәхсән үз исеменнән авылның Акъәбисенә юбилее уңаеннан изге теләкләрен ирештерде һәм бүләкләр тапшырды.

Гелҗиан әби Айнетдинова Шомыршы районы Әсән авылында туа. Гаиләдә 3 бала үсә алар: ике кыз һәм бер ир-егет. Урта мәктәпне тәмамлап 10 ел дәвамында Әсән авылы фермасында сыер савучы булып эшли.

Бөек Ватан сугышы чорында үсеп буй җиткән Гелҗиан нинди генә эшләр башкармый: үгез җигеп икмәк, печән ташу, басуда кул белән урак уру, көлтә бәйләү, барысын да күрә яшь кыз.

-Мәскәү астында көндез стройда тора идек, бик салкын, аякта резина галош, төнлә Шелковода заводта эшләргә туры килде, нужаларны бик күп күрдек,-ди ул үзе бу хакта.-Саный китсәң, кул һәм аяк бармаклары да җитмәс без башкарган эшләрне.

1962 елда Шланга авылына Зиаб Айнетдиновка тормышка чыга. Бүген ул ике улы, килене - оныклары белән гомер кичерә. Килене Гүзәл белән бер сүздән аңлашып яшиләр, Гелҗиан әби бик рәхмәтле аларга.

- Хәзер барысы да әйбәт, -дип шөкер итә 90 яшьлек әби. - Бик матур яшибез, илләр тыныч, ашарга җитәрлек. Туган көненемдә хөкүмәттән мондый игътибар һәм хөрмәт күрүмә дә бик шатмын, рәхмәт җитәкчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшен билгели