Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәрипзадә әбигә–95 яшь

Яңа Кәкерле авылында туып, бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәрипзадә Абдулхәлим кызы Атауллинага көнне 95 яшь тулды.

Яшьлектәге көр күңеллелеген, җор теллелеген, саулыгын әбекәй шушы яшенә җитеп тә җуймаган. Шәрипзадә әби бик укымышлы гаиләдә дөньяга килә. Аның әти- әнисе хәлфә булганнар, авыл балаларына белем биргәннәр. Әби үзе дә Коръәнне гарәп телендә укый, яттан белә. Шул ук вакытта замана әбисе дә ул. Чит шәһәрдә яшәүче балалары, оныклары белән компьютердагы скайп аша рәхәтләнеп сөйләшә. Шәрипзадә әби бүгенге көндә дә әле күзлек киеп, газета-журналлар укый.

-Алар арасында иң яратканым район газетасы- "Туган як". Үзебезнең район газетасын без "Коммунар", "Яңа юл" исеме астында чыкканда ук яздырып ала идек, аның һәр битен, җөмләсен укып чыгам,-ди әби.

Әбинең яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. 1938 елда тормышка чыга ул. Әмма бергә озак яшәп кала алмыйлар, сугыш башланып, ире Зәкиулла аганы сугышка алалар. Балалары булмый кала. Шәрипзадә әбине ире сугышта дип тормыйлар, нинди авыр хезмәт бар-шунда җибәрәләр. Үзе кебек хатын-кызлар белән торф та чыгара ул, урман да кисә, окоп та казый.

-Әле дә исемдә, көзен, инде туңдыра башлаган иде, без, хатын-кызларны җыйнап, окоп казырга алып киттеләр. Җәяү барабыз, яңгыр ява. Кичен туңдырып җибәрде, бәрәңгеләребез туңды. Аны кайнар суда җебетеп, пешереп ашыйбыз. И, ул бәрәңгенең тәмлелеге,-ди әби.

Сугыштан исән калып, авыру килеш кайткан тормыш иптәше Зәкиулла аганы бал кортлары ярдәмендә дәвалап, аякка бастыралар алар кайнанасы һәм кайнатасы белән (кайнанасы белән 48 ел бергә, тату гомер кичерәләр). Аннан соң бер-бер артлы 6 балалары туа, аларның һәрберсенә белем бирәләр. Бүген Шәрипзадә әбинең 14 оныгы, 28 оныкчыгы бар.

Ире вафатыннан соң әби Иске Чүпрәле авылындагы кызы Фәния һәм кияве Вагыйзь тәрбиясендә гомер кичерә. Үзен тәбрикләргә килгән кунакларны да шатланып каршы алды ул. Юбилярны район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов тәбрикләп, Россия Президентының Котлау Хатын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр