Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Марс урта мәктәбендә Шәрәф Мөдәрриснең тууына 95 еллыгы билгеләп үтелде

1 нче ноябрь Каракитә авылы, Марс урта мәктәбе өчен аеруча истәлекле көн булып тора. Чөнки бу көн авылдашыбыз, язучы, танылган фронтовик шагыйрь,тәрҗемәче, татар шигъриятендә сонет җанрына нигез салучы, публицист - Шәрәф Мөдәрриснең туган көне.

Шәрәф Мөдәрриснең иҗаты мәктәп программаларына кертелмәгән. Шулай да район белем бирү учрежиеләрендә сыйныфтан тыш уку дәресләрендә, милли - төбәк компоненты буларак, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аның иҗатын бик теләп кулланалар, якты истәлегенә багышлап кичәләр үткәрәләр. Укучыларда Шәрәф Мөдәррис иҗатына карата хөрмәт, горурлану хисе уяталар, әсәрләре аша укучылар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек,батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбиялиләр.

Быел Шәрәф Мөдәрриснең тууына 95 ел тулды. Марс урта мәктәбендә бу көнне зур тантана, авылдаш шагыйрьне искә алу кичәсе булып үтте. Кичә "Безнең якташ " дип исемләнгән иде. Чарада шагыйрьнең тормыш юлы буенча сәяхәт иттек. Укучылар шигырьләрен яттан сөйләделәр. "Без Шәрәф оныклары" дигән рубрика астында үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Румия Камалова белән Зилә Насибуллина шагыйрьнең "Чүпрәлем" дигән җырын башкардылар.

Авылдашыбыз иҗаты безгә һәрвакыт яшәү яме, илһам чыганагы, иҗат дәрте, биреп торсын. Киләчәктә дә авылыбыз, районыбыз горурлыгы булган шәхесне онытмыйк, олылыйк, зурлыйк, иҗатын өйрәник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шәрәф Мөдәррискә 95 яшь