Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шәйхаттаровлар сынатмый

Иске Чүпрәле авылы егете Марсель Шайхаттаров ир-егетләр алдында торган бурычы-Ватанга хезмәт итү дип саный. Шуңа да 90 номерлы һөнәри училищеда укып диплом алганнан соң, армия хезмәтен үтәргә дип карар кыла ул.

Үткән елның июнь аенда армиягә чакырылган егетнең хәрби хезмәт срогы тулуга аз гына вакыт калып бара. Әмма армия хезмәте бер ел гына диелсә дә, баласын уйлап, аның турында кайгырткан ата-ана өчен ул әллә ничә елларга тиң.

Ә уллары исә әнисе Зәкия һәм әтисе Марс Шәйхаттаровларны армия хезмәтендәге уңышлары белән сөенедереп кенә тора. Күптән түгел хәрби әзерлеге өчен мактауга лаек булган Марсельнең Чиләбедәге часть командованиесеннән Рәхмәт Хаты килеп ирешкән. Улларының әлеге шатлыгы белән уртаклашкан әнисе, әтисе өчен күңелләрне ирексездән горурлык хисләре биләп ала.

Марсель хезмәт иткән частьтә үк аның туганы Ильнар да хезмәт итә. Ильнар Шәйхаттаров Иске Чокалы урта мәктәбен тәмамлап, Буа медицина училищесына укырга керә. Үткән ел, Марсель белән бер үк көнне, хезмәткә чакырыла. Әнисе Гүзәлия һәм әтисе Фәнис Шәйхаттаровлар өчен дә улларының намуслы, тырыш хезмәт итүе зур шатлык.

Ни дисәң дә, хәрби хезмәт ир-егетләр өчен -физик чыныгу мәктәбе. Марсель белән Ильнарның туган йортларына исән-имин кайтуларын телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби тәрбия