Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шагыйрьне искә алдык

ТРның халык шагыйре, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреты Фәнис Яруллинның тууына 75 ел тулды.

Фәнис Яруллин-күренекле татар әдибе. Ул беркайчан да яшәүгә булган өметен өзми, үлем турында бер дә уйламый, чөнки аның күз алдында Н.Островский яшәгән, эшләгән, яшәү өчен көрәшкән тормыш тора.

Әгәр йөрәгеңдә яшәү өметең сүнмәсә, караңгы-шомлы төннәрдә күңелеңә куркаклык ояламаса, төн артыннан якты көн туасына ышанычың бетмәсә, димәк, син әле яшәячәксең. Шуңа күрә һәр авырлыкка: "Бу әле баласы гына, анасы алда булыр",-дип үз-үзеңне әзерли торырга кирәк.

"Мин гомерем буе тормыш авырлыкларын шигырь канатларында күтәреп барам. Дөрес, кайвакыт бу канатлар өзелеп төшәрдәй булып тала, кыяларга бәрелеп яралана, давылларга очрап каурыйлары йолкына.

Мондый чакта берәр кыяга башны салып ял итәсе килә, ләкин ярамый. Мин бары тик очышта гына яши алам",-дип яза үзе турында Фәнис Яруллин.

Шушы көннәрдә Ф.Яруллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсендә үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәгә бардык (рәсемдә). Бәйрәмне Резидә Фәизова алып барды. Ул Ф.Яруллин шигырьләренә язылган җырлар башкарды. Тормыш юлы, иҗаты белән китапханәче Зөлфия апа Кәримова таныштырды. Бик эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылган иде, Дилүзә апа Баһаутдинова безгә анлатма-белешмә бирде. Әдипнең "Урман кызы", "Портрет" дигән повестьләреннән өзекләр, шигырьләрен укыдылар. Бик эчтәлекле кичә булды, без кызыксынып тыңлап утырдык. Фәнис Яруллинның яшүсмерләргә гыйбрәт алырлык язмалары булуын белдек. Аның авыр тормышта яшәвен, гомер буе авыру булып та яшәргә көч табуына сокландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашулар