Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Булганына–шөкер, буласына өмет итеп

Кеше булганына шөкер итеп яшәсә генә бәхетле була диләр. Бәхәсләшмим, бу чынлыкта да шулайдыр. Һәрхәлдә шуңа мисал булган бер кешене беләм мин.

Безне тормыш бик күптәннән дус итте. Иң башлап, ул безне күршеләр итте. "Сельхозтехника" җәмгыяте фатирлар биреп, янәшә йортларда яшәгән идек без. Аннан соң һөнәрдәшләр булдык, ул да 1985 елда район типографиясенә эшкә килде. Һәм шул гомердән бирле шунда хезмәт тә итә. Хәзер инде, типография бетерелгәч, редакциядә корректор булып эшли. Язмамны укый башлаган күпләр инде аңлагандыр да, сүзем Гелинә Яхиева турында. Бер карашка, хатын-кызга хас сыйфатларны, вазифаларны гына башкарадыр төсле ул. Әмма, икенче яктан, хезмәттәшем-дустымның йөрәгенең олы, эшләгән эшенең җиренә җиткерелеп башкарылуы турында әйтәсем килә.

Әнисе белән әтисенә ике бөртек бала булып үскәннәр алар. Тәлгать Низаевка апа ул. Тәлгать тә: "Әллә өлкәнәя барабыз инде, гел балачак, Гелинә белән беребез ир бала, беребез кыз булуга карамастан, дус, тату булып, серләр уртаклашып үскән чаклар искә төшә", ди. Апасын характерлап: "Мин аның бервакытта да зарланганын, эштән авырсынганын, елаганын күргәнем булмады. Утын да яра, пычкы да кайрый, тагын әллә нинди ир-атлар гына башкара торган хезмәтләргә дә һәвәслеге бар аның",-ди ул.

Гелинәне гомерлек тормыш юлдашы Җәмилдән башка да күз алдына китереп булмый. Бик яшьли үзләре ярган сукмактан, юкны бар итеп, бербөтен булып атлыйлар алар. Үз көчләренә таянып өй җиткезделәр. Балалар үстерделәр. Гелинә белән Җәмил үз йорт-ояларын какшамас крепостька да әйләндерә белделәр. Бу крепостька бөтен туганнарның борчу-мәшәкате, кайгы-шатлыгы сыйган. Бу крепостьта балалар, оныклар, кода-кодагыйдар, дуслар мәш килер. Ә менә читләргә анда урын булмас. Зәкиулла абый белән Нәфизә апа балаларында туганлык кадерен шуның кадәрле дә тәрбияләгәннәр ки, безләргә бу нәселгә сокланырга гына кала.

Хезмәт сыйфатларына килгәндә дә Гелинә ул принципиаль, булсын дип тырышучы хезмәткәр. Аңа йөкләнгән эш өчен бервакытта да, беркемнең дә йөзе кызармагандыр, минемчә.

Кеше "сатмас", сер саклар дустыбыз, хезмәттәшебез гомер үрләренә атлый. Хатын-кыз, Ана дигән исемне горур йөртә ул! Ә гомерне, дуслардан, туганнардан, балалардан рәхмәт ишетерлек гомерне шул сабырлык, түземлелек, гади генә гамәлләрдән җыелган мизгелләр билгели түгелме?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 55 яшьлек юбилей