Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Буыннарга үрнәк шәхес

Гомере буе бөтен барлыгын биреп авыл хуҗалыгында хезмәт куйган, иң катлаулы һәм җаваплы агротехник чараларны үз янәшәсендәгеләргә үрнәк итеп башкарган Мөбарәкша Кәлимуллин белән кыска гына әңгәмә корып утырудан да күңелдә чиксез рәхәтлек хисләре туа.

Әйе, 75 ел гомер узган да киткән. Ә зур тормыш юлы үтү-басу кичү генә түгел әле ул. Алда сине текә борылышлар, тирән чоңгыллар, зур дулкыннар күтәрүгә сәләтле җил-давыллар көтә. Димәк, кеше шушы зур сынаулар аша узып, берсеннән-берсе катлаулырак авырлыкларны җиңәр өчен дөньяга килә. Алай гына да түгел, үз кыйблаңа тугры булып кала алу кешене асыл зат итә, ихтирам һәм данга күмә. Маңгайларын колхоз басуларындагы кебек тирән буразналар ергалаган, башакларны иркәләгән җилләр сыман җитез, хәрәкәтчән, ил картларыдай зирәк, үзе белән бергә уянучы кояштай көләч йөзле Мөбарәкша абыйны районда белмәгән кеше юктыр.

-Универсал механизаторлар күп булмый, элек елларда да алар бик аз иде, хәзерге чорда олыгаеп барган андый остазларны онытырга ярамый. Әмма ни кызганыч, еллар үтү белән аларның сафы да сирәгәя бара, ә без аларга мәңге рәхмәтле,-ди аграр идарә җитәкчесе Ирек Мөхәммәтҗанов. Өченче дәрәҗәдәге Хезмәт Даны ордены кавалеры, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, берничә бишьеллыклар алдынгысы Мөбарәкша Кәлимуллинның исемен элеккеге "Йолдыз" колхозында гына түгел, район һәм республика күләмендә дә беләләр. 1992 елда район сабанчылары ярышында беренче урынны яулагач, республика конкурсында да катнаша һәм Дипломга, кыйммәтле бүләкләргә лаек була. -Авыл баласы бишектән төшкәч үк хезмәткә тартыла инде ул. Башкача мөмкин дә түгел бит. Татар Бизнәсе авылында биш сыйныфны тәмамлагач ук колхоз эшенә чумдым. Җигүле атлар белән кырдан кайтып керми идек. Аннан соң "Сельхозтехника" каршында оештырылган биш айлык курсларда укып, тракторчы һөнәрен үзләштердем. Ул вакытта безнең Татар Бизнәсе "Победа" колхозы дип атала иде. Беренче күнекмәләремне "КДП" маркалы тракторда алдым. Колхоз рәисе Кыям Низамов, аннан соң аңа алмашка килгән Арифулла Нуруллин, Зыятдин Фәхретдинов, Кәлимулла Бәкиров һәм Мансур Җамалетдинов кешенең эшләгәнен күрә беләләр иде. Мактанып әйтмим, үзем дә тиз танылдым. Хуҗалыкка кайткан яңа тракторларга да мине утырттылар. Басуда теләсә нинди эшне җиренә җиткереп башкара идем. Бигрәк тә чәчү эшләрен миңа йөкләделәр. "СЗП-3,6" чәчкечләре белән йөзәр гектар чәчә идек. Ашлык уңышын да районда иң мул үстерүчеләр без булдык,- дип искә ала ул елларны Мөбарәкша абый.

Реклама

Фидакарь хезмәте өчен аны Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә дә чакыралар, "В.И.Ленинның тууына 100 ел" медале белән бүләклиләр.

-Эштән курыкмадык, ел саен 6-8 гектар шикәр чөгендере алып эшләдем. Ике улыбыз һәм ике кызыбыз үсте. Алар да хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәләр иде. Ходайга мең шөкер, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдым,-ди Мөнирә апа. Балалар үсеп үз ояларын корганнар. Фиргатьләре әнә "Ак Барс-Чүпрәле"агрофирмасында төрле җаваплы вазифалар башкара, икенче уллары Тәлгать тә авылда, әтисе кебек үк хуҗалыкның алдынгы механизаторы, туып- үскән нигездә үз гаиләсе, әти- әнисе белән бергә тигез, матур тормышта яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр 75 яшь